+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
30 Май 2021, 12:33

Сайлауларда хәвефсезлекне тәэмин итү мөһим

15 сәгатькә сайлаучыларның 11,27 проценты тавыш бирде.

15 сәгатькә сайлаучыларның 11,27 проценты тавыш бирде.
Башкортстанда сентябрьдә Бердәм тавыш бирү көнендә Дәүләт думасына, Уфа шәһәр Советына һәм ике округ буенча Дәүләт җыелышы-Корылтайга өстәмә сайлауларда "Бердәм Русия" партиясеннән тәкъдим итәчәк кандидатларны билгеләү буенча алдан тавыш бирү дәвам итә.
15 сәгатькә 341 462 кеше сайлады, бу сайлаучыларның гомум саныннан 11,27 процент тәшкил итә. Искәртеп узабыз, бүген республика территориясендә 680 участок комиссиясе ачылды. Тавыш бирү партиянең электрон ресурсы - PG.ER.RU сайтында да дәвам итә.
Кабат тавыш бирүне булдырмау өчен көнозын участокларда волонтерлар эшли, алар электрон база белән исемлекләрне чагыштырып тикшерә. Сайлау участокларында тавыш бирү барлык санитария нормаларын катгый үтәп уза.
Читайте нас