+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
30 Май 2021, 16:51

"Сайлауларда закон бозу очраклары теркәлмәде"

"Бердәм Русия" партиясе кандидатларына тавыш бирү тәмамланды.

"Бердәм Русия" партиясе кандидатларына тавыш бирү тәмамланды.
Башкортстанда "Бердәм Русия" партиясенең алдан тавыш бирүе тәмамланды. 20.00 сәгатьтә барлык сайлау участоклары ябылды. Шулай ук электрон тавыш бирү мөмкинлеге дә туктатылды.
"Бердәм Русия" төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров билгеләп үткәнчә, бер генә партия дә мондый дәрәҗәдәге һәм электрон тавыш бирү масштабыннан файдаланмый. "Пандемия тормышыбызга үз төзәтмәләрен кертте һәм санлаштыру сайлау системасына килде.
Элегрәк без мондый масштаблы электрон тавыш бирү тәҗрибәсенә ия түгел идек, ә бүген якынча һәр өченче кеше онлайн-форматта тавыш бирде. 165 мең сайлаучы pg.er.ru сайтында теркәлгән, шуларның 85-90 проценты электрон тавыш бирү мөмкинлегеннән файдаланган. Шулай ук билгеләп үтим, республика халкы традицион ысул белән дә актив тавыш бирде.
18.00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, якынча 280 мең граждан сайлау участокларына килгән иде.
Читайте нас