Алдан тавыш бирү мөмкинлеге күпләрне кызыксындыра.
"Алдан тавыш бирү-2021" сайлаучылар ягыннан да, интернет-агрессорлар тарафыннан да зур кызыксыну уятты: беренче тавыш бирү көнендә PG.ER.RU сайтына күпсәгатьлек һөҗүм оештырылды, ул хәтта сайт эшендә вакытлы өзеклекләр китереп чыгарды, ләкин һөҗүм уңышлы кире кагылды.
Алдан сайлаулар актив кешеләрне кандидатлар сыйфатында җәлеп итәргә мөмкинлек бирә: 151 катнашучы Башкортстаннан - Дәүләт думасына сайлауларга, 208 кеше Уфа шәһәр Советына теркәлгән. Алар арасында бердәмрусиялеләр дә, партия тарафдарлары да, партиясезләр дә бар.
24-29 майда PG.ER.RU сайты аша 120 мең сайлаучы электрон тавыш бирде, бу җанлылык бүген дә дәвам итә. Башкортстанда тавыш бирү участокларында да югары активлык көтелә.