+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
31 Май 2021, 10:10

Яңа закон шәхси секторда яшәүчеләрнең хокукларын яклаячак

Коммуналь түләүләр хисапларында хаталар өчен штрафлар таләп итү хокукын "шәхси сектор" халкы алачак. Дәүләт думасы депутатлары өченче укуда Русия Федерациясе Торак кодексының 157 статьясына һәм «Торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасы турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында яңа закон кабул итте, ул күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне һәм шәхси торак йортларның милекчеләре хокукларын тигезли. Хәзер шәхси сектор милекчеләренең коммуналь хезмәтләр өчен түләүне исәпләү тәртибе бозылганда хокуклары идарәче оешмалар тарафыннан якланмаган.

Русия Президенты законга кул кую белән, шәхси йортларда яшәүчеләр, күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр өчен исәп-хисап тәртибен бозып, түләү документларын алганда, закон нигезендә су, газ, электр энергиясе китерүчеләргә түләүне нигезсез арттыру турындагы дәгъва белән мөрәҗәгать итә алачак. Әгәр хокук бозулар бетерелмәсә, арытаба - Дәүләт торак инспекциясенә һәм (яки) хокук саклау органнарына. Кабул ителгән закон нигезендә, шәхси йортлар хуҗалары коммуналь түләүләр хисапларында хаталар өчен штрафлар таләп итә алачак.

"Бездә инде 2017 елдан бирле ресурслар белән тәэмин итүче, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча оешмаларның, операторларның дөрес булмаган исәпләүләр яки коммуналь хезмәтләрнең түбән сыйфаты өчен җаваплылыгы кертелде. Әмма шәхси йортларда яшәүче кешеләр үз хокукларын яклау мөмкинлегеннән мәхрүм ителде, һәм без бу гаделсезлекне төзәтәбез, - диде Дәүләт думасы депутаты, Дәүләт думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары, "Бердәм Русия" фракциясе әгъзасы Павел Качкаев.

Фото: "Бердәм Русия"
Читайте нас