Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Транспорт сәгате" форматында тематик киңәшмә үткәрде. Анда, аерым алганда, инфраструктур кредитлау нигезендә регионның иң эре объектларын финанслау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 2023 ел ахырына кадәр бу максатларга федераль бюджеттан Русия төбәкләренә 500 миллиард сумнан да ким булмаган күләмдә акча юнәлтеләчәк.
Русия Президенты Владимир Путин еллык Юлламасы кысаларында, кредитлар еллык 3 процент белән 15 елга биреләчәк, дип белдерде. Финанслау өчен проектлар сайлау конкурс нигезендә узачак.
Вице-премьер, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов, төбәк министрлыгы әзерләгән гаризага республиканың гомум бәясе 160 миллиард сумнан артык булган 173 социаль, коммуналь һәм транспорт инфраструктурасы кергән, дип хәбәр итте. Башкортстаннан өстенлекле заявкалар арасында - Уфада Интернациональ урам башланган урында Агыйдел елгасы аша автомобиль күпере төзү һәм Уфаның тимер юл боҗрасын булдыру. Әлеге проектларның югары дәрәҗәдә эшләнеше бар.
Моннан тыш, заявкага күпләп торак төзелешенең яңа районнары – Агыйдел аръягы һәм Караидел аръягы - өчен инфраструктур облигацияләр механизмы аша Башкортстан башкаласында коммуналь челтәрләр салу проектлары кертелгән.
- Сүз безнең халык өчен мөһим социаль объектлар барлыкка килү өчен кирәкле "озын" һәм "арзанлы" акча турында бара. Хәзер күп нәрсә проект-смета документациясен сыйфатлы әзерләүгә һәм федераль үзәк белән даими элемтәгә бәйле. Объектларны финанслау буенча кабул ителгән карарлар республика үсешенә җитди йогынты ясаячак, - дип билгеләде Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru