Бүген Башкортстанда "Бердәм Русия"нең алдан тавыш бирү буенча Оештыру комитетының йомгаклау утырышы узды. Тавыш бирү йомгаклары турында "Бердәм Русия" төбәк бүлеге секретареның беренче урынбасары, Оештыру комитеты рәисе Константин Толкачев һәм партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров сөйләделәр.
Константин Толкачев сайлаучыларга активлыгы өчен рәхмәт белдерде һәм алдан тавыш бирү нәтиҗәләрен әйтте. Спикер билгеләп үткәнчә, волонтерлар һәм җәмәгатьчеләрнең шактый санда кандидатлар сыйфатында катнашуы бу елның тренды булды. Башкортстанда Дәүләт думасына сайлаулар кампаниясе буенча 151 кандидат теркәлгән, шуларның 8 проценты - гамәлдәге депутатлар, ә Уфа шәһәр Советына сайлаулар кампаниясе буенча 208 кандидат, шуларның нибары 12 проценты - гамәлдәге депутатлар.
Республикада тавыш бирүдә катнашучыларның гомум саны 535 207 кеше яисә сайлаучылар санының 17,66 процентын тәшкил итте. 118 384 кеше (якынча 30 процент) тавыш бирүнең электрон формасын сайлаган. Константин Толкачев сүзләренчә, бу - безнең илдә электрон демократияне кертү һәм үстерүне билгели торган һичшиксез тренд. Төрле сәбәпләр аркасында электрон тавыш бирә алмаган кешеләр өчен традицион рәвештә хисап участокларына килү мөмкинлеге булды. Бу вариант белән 416 823 кеше файдаланган.
Константин Толкачев республикада алдан тавыш бирүнең көндезге этабын уздыру вакытында хокук бозулар һәм провокацияләр ачыкланмавын һәм төбәк исемлеге буенча тавыш бирү нәтиҗәләрен игълан итүен билгеләп үтте. Шулай итеп, Александр Сидякин 75,9 процент, Римма Үтәшева - 68,14, Наталья Орлова - 62,7, Владимир Сенин - 57,9, Ирина Панькина - 54,4, Ризван Корбанов - 50,6, Рима Баталова - 49,1, Илдар Бикбаев - 46,2, Рөстәм Әхмәдинуров - 4,9, Шамил Вәлиев - 40,6, Рәфыйк Ихсанов - 26,8, Илнур Салихов - 22,6, Инга Юмашева - 21,2, Оксана Савченко - 18,06 процент тавыш җыйды.
Бермандатлы округлар буенча тавыш бирү йомгаклары түбәндәгечә: Уфа - Павел Качкаев (70,67 процент), Благовещен - Рафаэль Мәрданшин (70,51), Белорет - Эльвира Аеткулова (73,41), Нефтекама – Зариф Байгускаров (79,06), Стәрлетамак - Динар Гыйльметдинов (83,52 процент). Дәүләт җыелышы-Корылтайга Толбазы сайлау округы буенча Зарина Газизова җиңде, Буй округында - Милана Скоробогатова.
"Алдан тавыш бирү катгый рәвештә "Бердәм Русия" партиясенең әлеге процедурага кагылышлы директив документлары таләбе нигезендә узды. Алдан тавыш бирүне уздыру чорында хокук бозулар ачыкланмады. Сентябрьдә сайлауларга килгәндә, республика халкының югары активлык күрсәтәчәгенә, шуңа күрә кешеләрнең битараф калмаячагына һәм лаеклы кандидатлар сайлаячагына ышаныч бар", - дип шәрехләде Константин Толкачев.
Фото: “Бердәм Русия”