Туймазы районында муниципалитет башлыклары семинары үтте.
Башкортстан Башлыгы Радий Хабиров эш сәфә-ре белән Туймазы районында булды. Төбәк җитәк-чесе “Бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы”, “Экология Т” җәмгыятьләре эшчәнлеге белән танышты, шулай ук, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү, муниципалитетны үстерү перспективалары турында фикер алышты.
Радий Хәбиров “Туймазы бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы” җәмгыяте базасында “Туймазы” индустриаль паркын булдыру проекты белән танышты.
Заводның генеральный директоры Сергей Кленько хәбәр итүенчә, завод территориясендә инженер инфраструктурасы белән тәэмин ителгән файдаланылмый торган мәйданнар бар. 20 елдан артык буш торучы корпусларны ремонтлауга инвестицияләр күләме 450 миллион сумга бәяләнә. Бу бизнес өчен 31 мең квадрат метрдан артык аренда мәйданы әзерләргә мөмкинлек бирәчәк.
Проект федераль һәм республика акчалары исә-бенә финансланачак. Бу финанс резидентларның аренда түләүләреннән капланачак, алар, шулай ук, яңа эш урыннары булдырачак һәм салым түләячәк.
Туймазы бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы паркның төп резиденты булачак, ул биредә тагылма техниканың киң ассортиментын җитештерүне башлап җибәрәчәк.
Арытаба Радий Хәбиров “Экология Т” төбәк операторының чүп-чарны сортларга аеру комплексында булды. Предприятие директоры Илнур Шакиров сүзлә-ренә караганда, республика Инвестиция комитеты тарафыннан хупланган проект кысаларында төзелгән комплекс рөхсәт документларын алгач эшкә кушылачак. Ул елына 100 мең тоннага кадәр каты көнкүреш калдыкларын эшкәртәчәк.
Нәтиҗәдә, 50дән артык яңа эш урыны булдырылачак, Туймазыдагы полигонны файдалану вакыты озайтылачак, аны кабат куллану өчен икенчел чимал өлешен арттыру мөмкинлеге бирәчәк.
– Без “чүп-чар реформасын” планлы рәвештә үткәрәбез, – диде Радий Хәбиров. – Әле ике ел элек кенә төбәктә контейнерлар һәм чүп мәйданчыклары юк иде. Бүген чүп ташучы яңа машиналар барлыкка килде, инфраструктура яхшырды. Каты көнкүреш калдыклары полигоннарына чүп чыгаруны фотога һәм видеога төшерү алып барыла. Бу чын революцион алга китеш. Әмма эшлисе эшләребез бар әле.
Төбәк җитәкчесе “САВА” ит комбинатында булды һәм аның җитәкчелеге белән җитештерүне үстерү перспективалары турында фикер алышты.
Предприятиене гамәлгә куючы Азат Каһиров хәбәр иткәнчә, коллектив инде 20 елдан артык колбаса һәм ит деликатеслары җитештерә. Биредә Русия төбәк-ләрендә һәм БДБ илләрен-дә сатыла торган 200дән артык төр продукция эшләп чыгарыла.
2021 елның дүрт аенда казылык эшләнмәләре җи-тештерү күләме 2 мең тоннадан артык тәшкил итте. Шул ук вакытта, продукциягә ихтыяҗ кимү сәбәпле, предприятие тулы куәтенә эшләми.
Башкортстан Башлыгы ит комбинаты җитәкчелеген җитештерүне үстерү перспективалары һәм дәүләт ярдәме чаралары турында фикер алышу өчен “Инвестиция сәгатенә” чакырды.
Арытаба Радий Хәбиров Туймазы шәһәренең Ленин проспектында “Башкортстан ихаталары” программасы кысаларында төзек-ләндерелгән 1 һәм 1 а күп-фатирлы йортлары территориясендә булды.
Шәһәр мэры Эдуард Рәхмәтуллин аңлатканча, беренче этапта тротуарларда, мәйданчыкларда һәм кварталара юлларда асфальт-бетон катламын яңарту буенча эшләр башкарырга планлаштыралар. Арытаба биредә уен һәм спорт мәйданчыклары урнаштырылачак, ихаталар яшелләндереләчәк, видео-күзәтү системасы барлыкка киләчәк.
Башкортстан Башлыгы урындагы халык белән аралашканда быел барлык эшләрне төгәлләү өчен территорияне төзекләндерүгә өстәмә акча бүлергә кушты.
Арытаба Башкортстан Башлыгы капиталь ремонт алып барылучы “Спартак” стадионында булды. Спорт объекты 1980 елда файдалануга тапшырылган. Төрле дәрәҗәдәге ярышлар үткәрү өчен стадионга капиталь ремонт үткәрелә, аның кысаларында йөгерү юлы һәм трибуналардагы эскәмияләр алмаштырылган, прожекторлар урнаштырылган, видеокүзәтү системасы монтажланган, минифутбол кыры төзекләндерелгән. Санүзәкләр һәм киенү-чишенү бүлмәләрен ремонтлау дәвам итә.
Стадионда Радий Хәбиров урындагы “Спартак” футбол клубы спортчылары белән аралашты. Агымдагы елда команда Русия беренчелегендә чыгыш ясарга мөмкинлек бирүче һөнәри клуб статусын алды.
Башкортстан Башлыгы, шулай ук, республика Хөкүмәте һәм Туймазы районы хакимияте командалары арасында “Туймазы-Арена” универсаль боз спорт комплексында узган иптәшләрчә хоккей матчында катнашты.
* * *
Икенче көнне Туймазы районында республика башкарма власть органнары җитәкчеләре катнашлыгында төбәк муниципалитетлары башлыклары семинары үтте. Аның эшендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.
Төбәк җитәкчесе шәһәр һәм район башлыкларына коронавирус пандемиясе шартларында көйле эш алып барганнары өчен рәхмәт белдерде.
– Шуның белән бергә коронавирусның беркая да китмәвен аңларга кирәк, – диде Радий Хәбиров. – Шуңа күрә хәзер барыбызга да вакциналауга басым ясау зарур. Бу – безнең инфекциягә каршы көрәштә бердәнбер корал һәм нормаль тормышка кайту мөмкинлеге.
Прививка ясау кампаниясенең темпларын арттыруда һәм социаль өлкәдәге башка күп кенә мәсьәләләрне хәл итүдә урындагы хакимиятләрнең халык белән актив хезмәттәшлеге ярдәм итә ала.
– Без кешеләр белән күптән аралашмадык. Шуңа күрә халык, хезмәт коллективлары белән очрашуларны, ихата территорияләрен төзекләндерү планнары турында фикер алышуны, “Управдом” форумнарын яңадан башлап җибәрәбез, – диде Радий Хәбиров. – Башлыклар халык белән очраша һәм аларның проблемаларын ишетә торган районнарда барысы да яхшы. Бу һәрвакыт уңай нәтиҗә бирә.