1 июньдә Русия Дәүләт думасы өченче, соңгы укуда гражданнар өчен газлаштырылган торак пунктларда җир биләмәләренә бушлай газ кертү турында "Бердәм Русия" төзәтмәләре белән закон проектын кабул итте.
Кешеләрнең йорт хуҗалыкларын газга түләүсез тоташтыру 2023 елга кадәр техник яктан мөмкин булган территорияләрдә төгәлләнергә тиеш. Эксперт бәяләүләре буенча, бушлай газлаштыру 2 миллионга якын йорт хуҗалыгында булачак. Башкортстанда 50 меңгә якын йорт биләмәсенә газ кертелмәгән.
Газлаштыруны "бер тәрәзә" принцибы буенча бердәм оператор башкарачак. Бу газга тоташтыру вакытын икеләтә кыскартыр дип көтелә. Участокта һәм өйдә җиһазлар урнаштыру өчен хезмәтләрнең үтәкүренмәле минималь җыелмасы эшләнәчәк.
Республика Башлыгы, «Бердәм Русия» партиясенең Башкортстан төбәк бүлеге секретаре Радий Хәбиров сүзләренә караганда, республикада 2021-25 елларга «Газпром» белән яңа газлаштыру программасы расланган. «Финанслау күләме - 13,5 миллиард сум. 164 торак пунктка газүткәргечләр төзеләчәк. Кешеләр аларның өйләренә газ кертүне көтә. Һәм алар Русия Президентына бушлай газ тоташтыру турындагы карары өчен бик рәхмәтле. Хәзер без бу мөһим бурычны хәл итү өчен "юл картасын" формалаштырабыз”, - диде ул.
Фото: bashinform.ru