Алдан тавыш бирү - практикада эшли торган кешеләр белән элемтәнең кирәкле механизмы. “Бердәм Русия” әлегә барлык партияләр арасында берүзе шундый киң һәм ачык процедура үткәрә, шул исәптән үз структурасы эчендә көндәшлектән курыкмавын раслый. Бу хакта Русия Президент Владимир Путин алдан тавыш бирүдә җиңгән партия җитәкчелеге һәм җәмәгать эшлеклеләре белән очрашуда белдерде.
- Партия халык белән турыдан-туры, ачык сөйләшүдән читләшми. Киңәшләшергә, аларның башлангычларын хупларга, тәнкыйтьне кабул итәргә әзер. Алдан тавыш бирү кандидатларны сайлау өчен генә түгел, ә партиянең даими үсеше, аның сафларына мөмкин кадәр күбрәк тарафдарларны, фикердәшләрне, яшьләрне - төпле, максатчан һәм битараф булмаган кешеләрне җәлеп итү өчен дә хезмәт итә , - дип билгеләде Владимир Путин.
Пандемия чорында үзен эш-гамәлләре белән күрсәтүчеләр дәүләт башлыгы чакыруыннан соң “Бердәм Русия”нең алдан тавыш бирүендә катнашырга карар кылды, дип билгеләп үтте партия рәисе Дмитрий Медведев.
“Аларның күбесе ышанычлы җиңүгә иреште. Димәк, партия яңара һәм үз сафларына битараф булмаган, лаеклы кешеләрне җәлеп итә”, - дип билгеләде Дмитрий Медведев.
Динар Гыйльметдинов, республиканың Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясенең баш дәүләт инспекторы, кандидатуралар арасында алдан тавыш бирүдә җиңүче, алга таба “Бердәм Русия” партиясеннән Стәрлетамак бермандатлы сайлау округы буенча Дәүләт думасына депутатлыкка кандидат:
“Мин Югары башкомандующийның чыгышларын беркайчан да карамыйча калмыйм һәм бу юлы Русия Президентының алдан тавыш бирүдә җиңгән җәмәгать эшлеклеләре белән очрашуын аерым игътибар белән күзәттем.
Минем өчен сайлауларны эчтән күрү - үзенчәлекле тәҗрибә. Совет чоры кешесе буларак, мин һәрвакыт дисциплиналы сайлаучы булып торам, балигъ булганнан соң тавыш бирү көнендә участокка бардым, ә хәзер мин үзем - халык ышаныч күрсәткән кандидат.
Владимир Путин дөрес әйтте, алдан тавыш бирү кандидатларны сайлау өчен генә түгел, партиянең даими үсеше өчен дә, аның сафларына төпле һәм битараф булмаган тарафдарларын, фикердәшләрен җәлеп итү өчен дә хезмәт итә. Праймеризга әзерлек вакытында мин бик күп санда шундый - илне һәм республиканы яхшы якка үзгәртергә әзер булган якты кешеләр белән очраштым.
Беренче этап үтте һәм, шулай итеп, яхшы үтте кебек. Миңа кешеләр белән җанлы аралашу ошады. Хәзер төп сайлауларга реаль программа белән чыгарга кирәк, анда мин очрашкан республика халкының мәнфәгатьләре чагылыш табачак. Владимир Владимирович кандидатларга күрсәтелгән ышанычны аклауны сорады, һәм мин ышанам, без аны уңайсыз хәлдә калдырмаячакбыз”.
Фото: er.ru