+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
8 июнь 2021, 08:50

Радий Хәбиров ведомствоара комиссия төзү турында указга кул куйды

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика территориясендә җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү һәм җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия төзү турында указга кул куйды.

Комиссия төзүнең максаты - төбәкнең дәүләт органнары һәм урындагы үзидарә органнарының, федераль башкарма власть органнарының территориаль органнарының, хокук саклау органнарының, оешмаларның һәм җәмәгатьчелекнең җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлеген тәэмин итү.

Исегезгә төшерәбез, шундый киңәшмә органын булдыру башлангычы белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2021 елның маенда Баймак районында узган җир асты байлыкларыннан файдалануның актуаль мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмәдә чыгыш ясады.

Документ белән Ведомствоара комиссия турында нигезләмә һәм аның составы расланды.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас