+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
9 июнь 2021, 13:45

Башкортстанда «Партия лидеры» федераль семинары старт алды

Бүген Уфада "Бердәм Русия" активистлары өчен "Партия лидеры" федераль семинары старт алды. Форум өч көн дәвам итәчәк, анда бөтен Русиядән 80 активист катнашачак.

Бүген Уфада "Бердәм Русия" активистлары өчен "Партия лидеры" федераль семинары старт алды. Форум өч көн дәвам итәчәк, анда бөтен Русиядән 80 активист катнашачак.
Семинарның беренче көнендә форумның һәм «ВВЕРХ» мобиль кушымтасының кереш программасы узды. Аны партиянең ВЕБ-штабы координаторы, Русия Президентының Иҗтимагый проектлар буенча идарәсе Үзәк аппаратының заманча мәгълүмат технологияләре һәм яңа коммуникацияләр департаменты башлыгы Геннадий Гурьянов һәм партиянең IT-проектлары җитәкчесе Вячеслав Сатеев уздырдылар. Шулай ук куелган бурычлар буенча төркемнәрдә дә эш алып барылды.
"ВВЕРХ" кушымтасының төбәк координаторы Игорь Седых билгеләп үткәнчә, кушымта булдыру идеясе Түбән Новгород өлкәсендә бер елдан артык элек туган. Аның сүзләренә караганда, барысы да мең кешедән башланган, ә бүгенге көнгә инде анда 140 мең катнашучы бар. Алар - социаль проектларны гамәлгә ашыручы, волонтерлык белән шөгыльләнүче бөтен Русия буенча активистлар.
Семинарда яңа функционал, кушымталарның яңа мөмкинлекләре турында фикер алышу планлаштырыла, алар социаль проектларны гамәлгә ашыру өчен тагын да күбрәк тарафдарлар һәм фикердәшләрне җәлеп итәргә ярдәм итәчәк.
Иртәгә, 10 июньдә, семинар кысасында «ВВЕРХ» мобиль кушымтасын тәкъдим итү көтелә, анда «Бердәм Русия» партиясе Генераль советы секретаре, Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Турчак, «Бердәм Русия» партиясенең Үзәк башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Орлова катнашачак. Проектны тәкъдим иткәннән соң, "Бердәм Русия"нең Башкортстан төбәк бүлеге конференциясен үткәрү планлаштырыла.
Фото: "Бердәм Русия"
Читайте нас