Уфаның "Торатау" Конгресс-холлында "Бердәм Русия" Генераль советы секретаре, Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Турчак һәм Башкортстан Бaшлыгы, партиянең төбәк бүлеге секретаре Радий Хәбиров "Партия лидеры" семинарында катнашучылар белән очрашты.
Чарада илнең 20 төбәгеннән 77 партия активисты катнаша. Алар барысы да - "Вверх" мобиль кушымтасы рейтингы лидерлары. Аны партиянең эчке үсешенә ярдәм итүгә һәм “Бердәм Русия” депутатлар корпусының һөнәри үсешенә юнәлтелгән кадрлар конкурсы кысаларында эшләделәр.
- Узган елның июненнән кушымтада якынча 140 мең кеше теркәлде. Бу чорда сезнең күбегез төрле дәрәҗәдәге депутатлар булды, Дәүләт думасына депутатлыкка кандидатлар сайлау буенча алдан тавыш бирүдә катнашты. Праймеризга 12 миллион кеше тавыш бирде, шуларның яртысыннан артыгы - онлайн. Һәм бу тавыш бирүнең уңышы сезнең эшегезгә дә бәйле иде, - дип билгеләде Андрей Турчак. - Коронавирус пандемиясе чорында сез "Бердәм Русия"нең барлык төбәкләрендә ачылган волонтер үзәкләре эшен оештыру буенча йөкләмәне үз өстегезгә алдыгыз. Ә "Вверх" конкурсы кысаларында кызыклы башлангычлар тәкъдим иттегез, без аларны гамәлгә ашырачакбыз.
Радий Хәбиров семинарда катнашучыларны кунакчыл Башкортстан җирендә сәламләде һәм нәтиҗәле эш теләде.
- Мин барыбыз да бер зур команда булуыбыз белән горурлык хисе кичерәм. Коронавируска каршы көрәш чорында без бик катлаулы сынаулар аша үттек, - диде Башкортстан Башлыгы.
Очрашуда "Вверх" проекты лидерлары команда проектларын тәкъдим итте һәм иң яхшы башлангычлар өчен интерактив тавыш бирү уздырды.