Уфада «Бердәм Русия»нең Башкортстан төбәк бүлеге конференциясе булды, аның эшендә партиянең Генераль советы секретаре, Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Турчак һәм Башкортстан Башлыгы, партиянең төбәк бүлеге секретаре Радий Хәбиров катнаштылар.
Конференциядә катнашучылар дәүләт һәм муниципаль властьнең вәкиллекле органнарына сайлаулар алдыннан партия эшчәнлегенең төрле аспектлары турында фикер алыштылар, шулай ук 19 июньдә Мәскәүдә узачак партиянең XX съездына делегатлар составын расладылар.
– Праймериз җиңүчеләрен һәм башлангыч тавыш бирүдә катнашучыларны, ә иң мөһиме - «Бердәм Русия»нең иң яхшы вәкилләре өчен тавыш бирүчеләрне котлыйсым килә, - диде Андрей Турчак. - Башкортстанда праймеризга барлык сайлаучыларның 17 проценты килде. Бу - илдә иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Безнең кадрлар ресурсы республикада бик җитди - 120 меңнән артык партия әгъзасы. Бүген партия исәпләренә старт бирүебез бик мөһим. Чөнки сайлаучыларыбыз нинди нәтиҗәләргә ирешүебезне һәм алдагы елларга нинди бурычлар куюыбызны белергә тиеш. Безнең эш сайлаулар белән тәмамланмый. Без көн саен анык эшләр белән кешеләрнең тормышын яхшыртырга һәм «Бердәм Русия»нең абруен күтәрергә тиеш.
– Дәүләт думасына булачак сайлаулар илнең күп елларга үсешен билгеләячәк, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – "Бердәм Русия" яңа таләпләргә кыю җавап бирә, проблемаларны нәтиҗәле хәл итә белүен раслады. Моның ачык мисалы – коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә безнең җайга салынган эшебез. Без якыннарыбызны, хезмәттәшләребезне, дусларыбызны югалттык, әмма бу вакыт барыбыз бергә булдык. Узган праймериз безнең көчне күрсәтте.