+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
10 июнь 2021, 09:40

Уфага “Бердәм Русия”нең Генераль советы секретаре Андрей Турчак килде

10 июньдә Башкортстанга эш сәфәре белән “Бердәм Русия” партиясе Генераль советы секретаре, Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Турчак килде. Уфа аэропортында аны республика Башлыгы, партиянең төбәк бүлеге секретаре Радий Хәбиров каршы алды.

Сәфәрнең төп максатларының берсе – “Бердәм Русия” партиясенең актив әгъзаларын һәм тарафдарларын партиянең эчке үсешенә ярдәм итүгә, аларның башлангычларын хуплауга юнәлтелгән “ВВЕРХ” партия проектында катнашучылар белән аралашу.

Андрей Турчак һәм Радий Хәбиров шулай ук “Бердәм Русия” төбәк бүлеге конференциясендә катнашачак, Башкортстан Республикасы идарәсе үзәгендә булачак.

Андрей Турчак “Шәһәр мохите” һәм “Тарихи хәтер” партия проектларына зур игътибар бирә, аларны гамәлгә ашыру кысаларында Уфада берничә объектта булачак.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас