Иртәгә республикада Русия көне, Салават Юлаевның тууына – 267, Уфа кальгәсенә нигез салынуга 447 ел тулу билгеләнә.
Русия көне – илебезнең яңа тарихын һәм дәүләтчелеген билгеләгән төп бәйрәме. Русия көне – патриотизм, хезмәт, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны, икътисади һәм рухи яңарышны гәүдәләндерүче бәйрәм. Ул Русиядә яшәүче барлык халыкларның дуслыгын һәм уртак тарихыбызны чагылдыра.
1990 елның 12 июнендә “РСФСРның дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация” кабул ителә. Бәйрәм буларак, ул 1992 елдан билгеләнә башлый. Чөнки ул елның 11 июнендә Русия Федерациясе Югары Советы тарафыннан “Русия Федерациясенең дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул итү көне” карарына кул куела.
Русия, бәйсезлек һәм мөстәкыйльлек алып, демократик-хокукый дәүләт буларак үсеш юлына басты, иҗтимагый тормышын федерализм принциплары нигезендә оештырды. Шушы еллар дәвамында Русия Федерациясе үзенең дәүләтчелек нигезләрен төзеп, зур юл үтте, дөньякүләм танылу яулады, абруй казанды.