Башкортстанның дәүләт автоинспекциясе башлыгы Динар Гыйльметдинов отставкага китә. Бу хакта ул бүген, 15 июньдә, республика киңкүләм мәгълүмат чараларында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Динар Гыйльметдинов Стәрлетамак округында «Бердәм Русия» праймеризында җиңде, алда аны Дәүләт думасына сайлаулар көтә. Хәзерге вакытта дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе партия әгъзасы булып тормый. ЮХХДИ башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Динар Гыйльметдиновның хәзерге урынбасары Владимир Севастьянов булачак.
- Мин бүген хезмәт кенәгәсен алдым, анда ике язма бар: 1991 елда эшкә алу һәм бүгенге көндә минем запаска китүем турында. Алда мине яңа сынаулар көтә. Туплаган тәҗрибәмне яңа вазыйфада кулланып, Башкортстанга янә файда китерәсем килә, - диде ул.
Шулай ук, матбугат конференциясе барышында баш инспектор юл өлкәсендә булган кайбер пролемаларга тукталды. Электр самокатларына аерым игътибар бирде.
- Әлбәттә, заман таләпләре буенча алар кирәк. Бик уңайлы әйберләр. Әмма безгә законнарга үзгәрешләр кертергә кирәк. Мәсәлән, ЮХХДИ хезмәткәрләре электр самокаты белән исерек килеш идарә иткән өчен штраф кына сала ала. Ә башка илләрдә моның өчен машина белән идарә итү таныклыгыннан мәхрүм итәләр. Шулай ук, алар машина йөргән урыннарда йөрергә тиеш түгел. Муниципалитетларга велосипедчылар, электр самокатында йөрүчеләр өчен аерым юллар эшләргә кирәк. Чөнки алар җәяүлеләр өчен уңайсызлыклар тудыра. Кыскасы, электр самокатлары кирәк, әмма законда аларга карата төзәтмәләр кертергә кирәк, - дип билгеләп үтте Динар Гыйльметдинов.
Конфереция ахырында Динар Гыйльметдинов барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларга рәхмәт белдерде.
- Беренчедән, барлык кешеләргә безнең аңлаганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Үземнең хезмәттәшләремә уңышлар телим. Алда да элемтәдә калырбыз, дип ышанам. Мин үз эшемне, республикамны яраттым һәм һәрвакыт яратачакмын, Башкортстанның үсешенә үз өлешемне кертергә тырышачакмын, - диде ул.