+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
17 июнь 2021, 10:10

Римма Үтәшева: “Табиб өчен иң мөһиме - кешеләргә хезмәт итү”

17 июньдә Башкортстанда Медицина хезмәткәре көнен билгеләнә. Бәйрәмнең рәсми датасы - июньнең өченче якшәмбесе - 20 июнь.

17 июньдә Башкортстанда Медицина хезмәткәре көнен билгеләнә. Бәйрәмнең рәсми датасы - июньнең өченче якшәмбесе - 20 июнь.


Ковидка каршы ситуацион үзәкнең координаторы, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, "Бердәм Русия" партиясе әгъзасы Рима Үтәшева үзенең медицина юлы турында сөйләде.


- Мин 1952 елның 3 гыйнварында Башкортстанның Бүздәк районы Сабай авылында туганмын. Әнием - урыс теле һәм әдәбияты укытучысы, әтием урманчы булды. Мин иң өлкәне идем. Энем һәм сеңлем укытучы булдылар, бер сеңлем заводта эшләде. Миңа килгәндә, шулай килеп чыкты, укытучым больницада ятканда, мин ак халатлы кешеләрне күрдем һәм моның минеке икәнлеген аңладым. Мәктәптән соң БДМУда укыдым (дәвалау эше). Минем акушер-гинеколог стажым - 50 елга якын, Башкортстанның атказанган табибы исемен йөртәм, кандидатлык диссертациясе якладым, медицина университетының акушерлык һәм гинекология кафедрасында эшләвемне дәвам итәм. Ходай кешегә ике тез биргән, берсе - укытучыга, икенчесе - табибка баш ияргә, дип юкка гына әйтмиләр бит. Бәла килгәч, коронавирус, пандемия башлангач, табиблар кешеләрне яклау эшенә кереште. Һәм мин кешеләргә ярдәм итү мөмкинлеге булуга үкенмим, бу - иң мөһиме. Ковидка каршы ситуацион үзәк җитәкчесе булып эшләгәндә хезмәттәшләребез белән авыр вакытта халыкка ярдәм күрсәттек. Табиб өчен иң мөһиме - кешеләргә хезмәт итү.


Депутат һәм табиб Римма Үтәшева Русиядә сәламәтлек саклау буенча хәл ителмәгән мәсьәләләр бик күп дип саный.


- Табибларның хезмәт хакы, ял итү мөмкинлеге булсын өчен шартлар тудырырга кирәк. Дәвалау - дөньяда иң бөек һөнәр, һәм халкыбызга файдалы булсын өчен беренчел сәламәтлек саклауны үстерергә кирәк, һәр авылда ФАПлар булырга тиеш, чамадан тыш оптимальләштерү һәрвакытта да дөрес түгел. Сәламәтлек саклауда экономияләргә ярамый.


Бездә сәламәтлек саклау буенча федераль проектлар бар, алар буенча эшләргә, балалар сәламәтлек саклау, мәктәп медицинасы ярдәме кирәк. Без кадрларны, дәвалау учреждениеләрен яхшыртырга тиеш. Әмма бүген сәламәтлек саклауны яхшырту өчен күп эшләр башкарыла. Радий Хәбиров эшли башлаганнан ук “Сәламәтлек сәгате” үткәрә, ФАПлар ача. Радий Фәрит улы башкарган эшләр - республика өчен зур ярдәм.


Минем өчен Хәбиров командасында булу - зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Ул патриот, һәм мин дә үземне патриот дип саныйм. "Кайда туды, шунда кирәк булды", - диләр туган ягым Башкортстанда. Бүздәк районының кечкенә авылында тудым. Әмма үз ватаным дип Уфаны саныйм, ярты гасырдан артык минем тормышым биредә узды. Монда мин табиб булдым, гаиләмне булдырдым, монда улларым, оныкларым туды, бу мин кайта торган урын, һәм мин тормышыма шатланам. Улымның берсе шулай ук табиб булды, икенчесе - юрист. Мин алга таба да медикларга ярдәм итәргә, кешеләргә һәм республикага хезмәт итәргә планлаштырам, республикабыз иминлеген һәм чәчәк атуын булдырырга телим. Безнең йорт - Башкортстан.


Искәртеп узабыз, 14 майда Уфада “Хәбиров командасы” дигән “Бердәм Русия” кандидатлары форумы узды. Хәбиров командасы - республика үсешен максат итеп куйган фикердәшләр командасы, аңа реаль эшләр белән файда китерә. Республика иминлеге өчен эшләүчеләрнең һәркайсы команда әгъзасы булып тора - алар барысы да республика халкы, депутатлар да, кандидатлар да, үзенең киләчәген Башкортстанның киләчәге белән бәйләүче барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләр дә.


Фото: “Бердәм Русия”
Читайте нас