+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
18 июнь 2021, 08:00

Рөстәм Әхмәдинуров Нефтекама халкы алдында хисап тотты

Башкортстанда депутатлар тарафыннан башкарылган эшләр турында хисап айлыгы дәвам итә. "Бердәм Русия" төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров Нефтекама шәһәре халкы алдында хисап тотты, чөнки ул бу округ буенча Дәүләт җыелышы депутаты булып тора.

Башкортстанда депутатлар тарафыннан башкарылган эшләр турында хисап айлыгы дәвам итә. "Бердәм Русия" төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров Нефтекама шәһәре халкы алдында хисап тотты, чөнки ул бу округ буенча Дәүләт җыелышы депутаты булып тора.

“Соңгы елларда Нефтекама күзгә күренеп үзгәрде, монда партиянең, республика һәм урындагы хакимиятләрнең өлеше зур, - дип билгеләде Рөстәм Әхмәдинуров. - Җиде ел Нефтекамада балалар бакчасы төзелмәде. Менә 24нче микрорайонда яшәүчеләр өчен яңа балалар бакчасы ишекләрен ачты. Күршедә 1125 урынлы шәһәрдә иң зур мәктәп төзиячәкбез. Алга таба бу бердәм белем бирү үзәге булачак. Торак төзелеше дә актив дәвам итә. Узган ел 91,613 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды. Тагын бер "Интеграл" йорты тапшырылды, үз фатирларыннан ачкычларны инде 203 алданган өлешче алды, соңгысының тапшыру вакыты бу ай ахырына исәпләнгән. Төзелеш өлкәсендә бу чыннан да яхшы күрсәткечләр дип саныйм”.

Спикер шулай ук күпфатирлы йортларның уңайлы ишегаллары булачагы турында сөйләде. "Башкортстан ихаталары" программасы кысаларында 17 территорияне комплекслы яңарту узды. Балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары булдырылган, асфальт салынган.

Үзгәрешләр шәһәрнең юл инфраструктурасына да кагылган. 2020 елда 12,4 километр тротуар ремонтланган һәм төзелгән. Шулай итеп, ватылган тротуарлар проблемасы хәл ителә һәм шәһәр халкының тормыш сыйфаты яхшыра.

“Бердәм Русия” партиясе тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына да зур игътибар бирелә. Нефтекаманың 31 ветеранына ярдәм итү буенча партия активистлары тарафыннан зур эш башкарылган.

2020 ел аеруча билгеләп үтелде, бөтен дөньяны яңа коронавирус пандемиясе чолгап алды, партиялеләр һәм активистлар үзләрен бердәм команда итеп күрсәттеләр. Башкортстанда беренче көннәрдән үк партиянең төбәк башкарма комитеты каршындагы «Безнең кайгырту» бердәм волонтерлык үзәге оештырылды. Нефтекамада колл-үзәк функцияләрен үз өстенә алган волонтерлык штабы булдырылды. Бүген волонтерлар азык-төлек җыелмалары, дарулар китерүне дәвам итә. Беренче пандемия дулкынында 5000дән артык гариза үтәлгән, икенче дулкында - 1568.

“2024 елга төп бурычлар - шәһәргә тимер юл тармагын китерү һәм шәһәрнең эшлекле активлыгын арттырачак аэропорт төзү, мәгариф һәм спорт учреждениеләре төзүне дәвам итү, халык өчен яңа эш урыннары булдыру. Һичшиксез сәламәтлек саклауны махсус контрольгә алырга кирәк. Тиешле медицина хезмәтләрен бушлай алу өчен дәваханәләрнең матди-техник базасын ныгытырга тырышырбыз, бу максатларда бүгенге көнгә заманча магнит-резонанс томографы (МРТ) сатып алынды һәм урнаштырылды”, - диде Рөстәм Әхмәдинуров.

Фото: “Бердәм Русия”
Читайте нас