+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 июнь 2021, 22:51

"Учалы - Башкортстанның иң матур шәһәрләренең берсе..."

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә Учалыга эш сәфәре турында язма бастырган.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә Учалыга эш сәфәре турында язма бастырган.

"Тагын бер кат әйтәм, Учалы - Башкортстанның иң матур шәһәрләренең берсе. Шунысы куанычлы, башкаладан ерак урнашкан шәһәрдә предприятиеләр үсә, өстәмә эш урыннары булдырыла.

Әфганлылар скверы кызыклы килеп чыккан. Без аны уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру буенча федераль конкурста җиңеп, грант ярдәмендә төзедек. Һәм хәзер монда безнең тарихның төрле чорларында башкарылган батырлыклар турында хәтер гасырлар буена сакланачак.

Республиканың үзәк өлешендә генә түгел, ә башка шәһәр һәм авылларыбызның йөзен үзгәртү, чын-чынлап уңайлы шәһәр мохите булдыру өчен менә дигән мөмкинлек булуына ышаныч һәм күтәренке кәеф белән кайтам. Шул ук вакытта җирлек үзенчәлеген саклап кала", - дип язган ул.
Читайте нас: