+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 июнь 2021, 14:00

Яңа вазыйфага тәгаенләнде

Республика Башлыгының дәүләт власте башкарма органнары структурасын камилләштерү чаралары турындагы указы белән Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы Спорт министрлыгы һәм Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты итеп үзгәртелде. Руслан Хәбибов спорт министры итеп тәгаенләнде.

Республика Башлыгының дәүләт власте башкарма органнары структурасын камилләштерү чаралары турындагы указы белән Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы Спорт министрлыгы һәм Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты итеп үзгәртелде. Руслан Хәбибов спорт министры итеп тәгаенләнде.

Хәбибов Руслан Таһир улы 1974 елның 3 маенда Самара шәһәрендә туган. Пермь хәрби авиация техник училищесын, Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген 1998 елда “АЭРО” авиакомпаниясенең коммерция директоры булып башлый. 1999 елда — “Үсмер” медицина-педагогия үзәгендә яшьләр белән эшләү буенча белгеч, педагог-оештыручы, 1999-2002 елларда – Уфа шәһәре хакимиятенең Яшьләр сәясәте буенча комитетында I категорияле белгеч, әйдәүче белгеч, баш белгеч, 2002-03 елларда — шунда ук Физик культура һәм спорт комитетында баш белгеч, 2003 елда — Уфа шәһәре хакимиятенең Яшьләр сәясәте комитеты каршындагы Яшьләрне хәрби чакырылышка әзерләү үзәге директоры, 2003-05 елларда — шул ук комитетта рәис урынбасары, 2005-09 елларда – Уфа шәһәре Калинин районының 157нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры, 2009-11 елларда — Уфа шәһәре Калинин районы хакимияте башлыгының гуманитар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, 2011-13 елларда — Уфа шәһәре хакимиятенең Опека һәм попечительлек буенча идарәсе начальнигы, 2013-14 елларда — мәгариф министрының беренче урынбасары, 2014-18 елларда – яшьләр сәясәте һәм спорт министры урынбасары, 2018 елдан бүгенге көнгә кадәр яшьләр сәясәте һәм спорт министры булып эшләде.
Читайте нас: