+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 июнь 2021, 14:50

Зариф Байгускаров: “Бурычлыларның яшәү минимумын саклап калуга ирештек”

Русия Дәүләт думасы бурычлыларның минималь керемен түләтүдән яклаучы закон проектын кабул итте. Бу үзгәрешләр төрле сәбәпләр аркасында авыр тормыш хәлендә калган миллионлаган гражданнарыбызга ярдәм итәчәк.

Русия Дәүләт думасы бурычлыларның минималь керемен түләтүдән яклаучы закон проектын кабул итте. Бу үзгәрешләр төрле сәбәпләр аркасында авыр тормыш хәлендә калган миллионлаган гражданнарыбызга ярдәм итәчәк.

Закон проекты “Бердәм Русия” фракциясе әгъзалары тарафыннан кертелде. Закон чыгаручыларның берсе булып Башкортстаннан Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров чыгыш ясады.

“Аны кабул итүгә кадәр без берничә ел дәвамында зур юл уздык. Банк берләшмәсе һәм микрофинанс оешмалары ягыннан каршылык булды. Ләкин без моны эшләдек. Закон зур булмаган пенсияләр һәм хезмәт хакы алучы кешеләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән”, - диде депутат. - Әлбәттә, закон проектын әзерләү авыр барды, һәм мин шуны әйтергә телим, Сергей Неверов, Андрей Исаев һәм Павел Крашенинников бик күп тырышлык салдылар”.

Хәзер закон буенча Русиядә эшкә сәләтле халыкның яшәү минимумыннан түбән булган, 12702 сум тәшкил иткән пенсия яки хезмәт хакына арест салу тыела.

Парламентарий болай дип аңлатты: “Әгәр дә кеше 14 мең сум пенсия ала һәм суд карары буенча бурычлы икән, аның ярты пенсиясен тотып калалар. Кешегә, бигрәк тә өлкәннәргә аена 7 мең сумга яшәү авыр, аңа коммуналь хезмәтләр өчен түләргә, тукланырга кирәк бит. Кабул ителгән закон, шартлы итеп әйткәндә, соңгы акчаны кулга алуны тыя”.

Фото: “Бердәм Русия”
Читайте нас: