+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
23 июнь 2021, 15:20

Башкортстан Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайда республика парламентының утыз бишенче утырышы үтте. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Язгы сессиянең йомгаклау утырышын Дәүләт җыелышы Рәисе Константин Толкачев алып барды.

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайда республика парламентының утыз бишенче утырышы үтте. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Язгы сессиянең йомгаклау утырышын Дәүләт җыелышы Рәисе Константин Толкачев алып барды.

Көн тәртибенә 50 мәсьәлә чыгарылган, аларның күбесе закон проектларын карау белән бәйле.

Утырышның башында депутатлар “Башкортстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында" закон проектын карады. Республиканың төп законына гражданнарның социаль якланганлыгын арттыруга, Башкортстан халыкларының мәдәни үзенчәлекләрен һәм милли мирасын саклауга кагылышлы кайбер принципиаль нигезләмәләр кертү тәкъдим ителә.
Документны республика Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе Александр Сидякин тәкъдим итте.

- Узган елның иң мөһим сәяси вакыйгасы Русия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү булды. Башкортстанда яшәүчеләрнең күпчелеге бу үзгәрешләрне хуплады, - диде Александр Сидякин. - Шуннан соң ук илнең Төп законына кабул ителгән төзәтмәләр нигезендә Башкортстанның гамәлдәге Конституциясен яраштыру эше башланды. Республика Башлыгы Указы белән Башкортстан Конституциясенә һәм республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдимнәрне эшләү буенча махсус комиссия төзелде. Комиссия әгъзалары 170тән артык тәкъдим туплады, шул исәптән Бөтендөнья башкорт корылтае, республика Профсоюзлар федерациясе, Кеше хокуклары буенча төбәк советы һәм гражданлык җәмгыяте үстерү институтларыннан.

Александр Сидякин сүзләренчә, барлык төзәтмәләрне ике блокка бүлергә мөмкин. Беренчесе ил Конституциясенә төзәтмәләр белән аерылгысыз бәйләнгән нигезләмәләрне үз эченә ала. Икенче блок - ул Комиссия тәкъдим иткән хокукый нормалар. Алар беренче тапкыр Башкортстан Конституциясендә барлыкка килә һәм федерализм принципларын тормышка ашыруны чагылдыра.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас: