+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
23 июнь 2021, 14:05

Михаил Закомалдин - Башкортстанда Кеше хокуклары буенча яңа вәкил

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайда республика парламентының утыз бишенче утырышы үтте. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Язгы сессиянең йомгаклау утырышын Дәүләт җыелышы Рәисе Константин Толкачев алып барды.

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайда республика парламентының утыз бишенче утырышы үтте. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Язгы сессиянең йомгаклау утырышын Дәүләт җыелышы Рәисе Константин Толкачев алып барды.

Көн тәртибенә 50 мәсьәлә чыгарылган, аларның күбесе закон проектларын карау белән бәйле. Утырышның башында депутатлар “Башкортстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында" закон проектын карады. Республиканың төп законына гражданнарның социаль якланганлыгын арттыруга, Башкортстан халыкларының мәдәни үзенчәлекләрен һәм милли мирасын саклауга кагылышлы кайбер принципиаль нигезләмәләр кертү тәкъдим ителә.

Дәүләт җыелышы депутатлары бүген пленар утырышта Башкортстанда Кеше хокуклары буенча вәкил вазыйфасына Михаил Закомалдин кандидатурасын хуплады. Исегезгә төшерәбез, Михаил Закомалдин элегрәк республика буенча Баш федераль инспектор булды, ә моңа кадәр Башкортстан буенча эчке эшләр министры вазыйфасын башкарды.

Михаил Закомалдин депутатлар алдында чыгыш ясаганда аның эшенең төп өлеше республика халкының шикаятьләрен карау белән бәйле булачак, дип билгеләп үтте.

“Гражданнарны көн саен кабул итүне үзәк аппаратта гына түгел, башка шәһәрләрдә дә алып бару бурычын куячакмын. Тагын бер җитди юнәлеш - халыкка хокукый мәгълүмат җиткерү”, - диде Михаил Закомалдин.

Аннары парламентарийлар Башкортстан Республикасы буенча Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең 2020 елгы эшчәнлеге турында мәгълүмат, “Башкортстанда авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу” дәүләт программасын гамәлгә ашыру йомгаклары турында доклад тыңлады. БДУ һәм УДАТУның республиканың социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше турында мәгълүмат тәкъдим ителде. Докладлар белән Башкорт дәүләт университеты ректоры Николай Морозкин һәм Уфа дәүләт авиация техник университеты ректоры Сергей Новиков чыгыш ясады.

Беренче укуда депутатлар «Башкортстан Республикасында яшьләр сәясәте турында», «Административ хокук бозулар турында Башкортстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү турында», «Башкортстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында», «Башкортстан Республикасында туристлык эшчәнлеге турында» Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проектларын һәм башкаларны карады. Кайбер мөһим закон проектларын ахыргы укуда кабул ителде.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: