+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
23 июнь 2021, 10:35

Сайлау гадел, үтәкүренмәле һәм легитим үтәргә тиеш

Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү советы утырышында Русия Дәүләт думасы депутатларын сайлауга әзерләнү, шулай ук сайлаулар турында республика законнарын камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

- Ике айдан соң безне мөһим вакыйга көтә - Дәүләт думасы депутатларын сайлаулар. Һәм Кеше хокуклары буенча совет позициясе безгә бик мөһим. Мин сезне сайлау кампаниясе мониторингында актив катнашырга чакырам, чөнки безне гадел, үтәкүренмәле һәм легитим сайлаулар кызыксындыра. Нәкъ менә шундый бурычны безнең алга Русия Президенты Владимир Путин куйды, - диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. - Шуңа күрә аларның үтәкүренмәлелеген бергәләп тәэмин итик. Мониторинг эшенең барлык рәвешләрен кулланыгыз, сайлау комиссияләре белән үзара бәйләнештә булыгыз.

Башкортстан Башлыгы шулай ук билгеләп үткәнчә, көз көне республика сайлау участокларында видеокүзәтү камералары һәм КОИБлар (сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары) урнаштырылачак.

- Аларның санын һәм җайланманың конкрет урыннарын билгеләячәкбез, - диде Радий Хәбиров, республика Үзәк сайлау комиссиясенә тиешле тәкъдимнәрне оператив рәвештә әзерләүне йөкләп.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас: