+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
23 июнь 2021, 10:55

Владимир Путин Дәүләт думасы депутатлары белән очрашты

Зур Кремль сараеның Георгий залында Русия Президенты Владимир Путин җиденче чакырылыш Дәүләт думасы депутатлары белән очрашты. Президент парламентарийларның узган биш елдагы закон чыгару эшенә төп нәтиҗәләр ясады.

- Җиденче чакырылыш Дәүләт думасы үз эшен төгәлләгән мизгел дә килеп җитте һәм, традиция буенча, мөһим очрашуга, кайбер йомгаклар ясарга уйлыйм, - диде Владимир Путин. - Һәм иң элек сезгә, Русия парламентының барлык фракцияләренә, профессионализм, җаваплылык өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сез шундый югары дәрәҗәдә депутатлыкның барлык биш елын диярлек эшләдегез.

Дума җитәкчелеге, барлык парламент комитетлары һәм комиссияләре килешеп һәм нәтиҗәле эш итте, Хөкүмәт, Президент Хакимияте, Федерация Советындагы коллегалар, төбәкләр белән конструктив эш алып бардылар. Эш һәрвакыт уртак нәтиҗәгә, парламент каравына чыгарылган һәр мәсьәлә буенча оптималь карарлар эзләүгә юнәлтелде.

Фото: kremlin.ru
Читайте нас: