+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
24 июнь 2021, 14:40

Сайлауларда 1315 видеокүзәтү камерасы һәм 230 КОИБ урнаштырылачак

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгында “19 сентябрьдә узачак Бердәм тавыш бирү көне: төп сайлау кампанияләре, аларның үзенчәлекләре” дигән темага матбугат конференциясе узды.

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгында “19 сентябрьдә узачак Бердәм тавыш бирү көне: төп сайлау кампанияләре, аларның үзенчәлекләре” дигән темага матбугат конференциясе узды.

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко, комиссия рәисе урынбасары Марат Гадилов, комиссия секретаре Марина Долматова Бердәм тавыш бирү көне турында сөйләде һәм журналистларның сорауларына җавап бирде.

- 19 сентябрьдә узачак Бердәм тавыш бирү көнендә тавыш бирү быел өч көн рәттән - 17, 18 һәм 19 сентябрьдә узачак. Сигезенче чакырылыш Русия Дәүләт думасына һәм Уфа шәһәр Советына депутатлар, Дәүләт җыелышы-Корылтайга 29нчы Толбазы бермандатлы, 55нче Буй бермандатлы, 43нче Краснохолм бермандатлы сайлау округлары буенча һәм 168 муниципаль берәмлектә өстәмә сайлаулар, ике шәһәр һәм бер авыл биләмәсе Советына депутаталарны сайлау кампанияләре узачак, - диде Илона Макаренко. - Өч көнлек тавыш бирүне исәпкә алып, барлык КОИБлар техник модернизация узачак. Шулай ук һәр җирдә йомгаклау протоколларын QR-кодлаштыруы узачак, ул аларны төзегәндә хаталар санын минимальләштерергә мөмкинлек бирә. Традиция буенча барлык участок комиссяләрендә күзәтүчеләр эшләячәк. Күзәтү ялган хокук бозуларга һәм комиссия эшенә комачаулауга түгел, ә намуслы һәм легитим тавыш бирүгә юнәлтелергә тиеш.

2021 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматларга караганда, Башкортстанда 3 029 855 сайлаучы бар, шул исәптән Уфада - 792 128 кеше. Бердәм тавыш бирү көнне республикада 3364 сайлау участогында 29121 сайлау комиссиясе әгъзасы (669ы – территориаль комиссиядә, 28440ы - участок комиссиясендә) эшләячәк.

1384 сайлау участогында (69ы - территориаль комиссиядә, 1315е - участок комиссиясендә) видеокүзәтү камералары һәм 230 участокта КОИБ-2010 (сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары) урнаштырылачак.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: