+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 июнь 2021, 10:05

Евросоюз Путин катнашлыгында саммит үткәрүдән ник баш тарткан?

Кремльдә Евросоюзның Русия Президенты Владимир Путин катнашлыгында саммит үткәрүдән баш тартуын кызганыч дип кабул иткәннәр. Бу хакта Русия лидерының матбугат секретаре Дмитрий Песков белдергән.

Кремльдә Евросоюзның Русия Президенты Владимир Путин катнашлыгында саммит үткәрүдән баш тартуын кызганыч дип кабул иткәннәр. Бу хакта Русия лидерының матбугат секретаре Дмитрий Песков белдергән.
Аның бу хәлгә комментариен РИА Новости җиткерә. Песков билгеләп үткәнчә, Путин Мәскәү һәм Брюссель арасында эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырырга тели.
Элегрәк Германия канцлеры Ангела Меркель Евросоюз илләренә Русия Президенты катнашлыгында саммит оештыру башлангычы белән мөрәҗәгать иткән иде, әмма унга якын дәүләт лидеры бу тәкъдимне хупламады.
Bloomberg агентлыгы мәгълүматлары буенча, илгә каршы чыгыш ясаучылар я бу идеяне, я аның «соңгы мизгелдә» тәкъдим ителүен хупламый. Аерым алганда, Литва, Латвия, Нидерланд, Румыния хакимиятләре каршы чыгыш ясаган. Украинаның чит илләр эшләре министры Дмитрий Кулеба Европа советына Германия канцлеры Ангела Меркельның Русия лидеры катнашлыгында Европа берлеге саммиты буенча тәкъдимен кабул итүдән баш тарткан өчен рәхмәт белдергән.
Русия-Евросоюз саммитлары 1995 елдан үткәрелеп килде, әмма 2014 елда Кырым Русия составына кушылганнан соң, бу тәҗрибә туктатылды.
Фото: Глеб Щелкунов / Коммерсантъ
Читайте нас: