+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 июнь 2021, 13:10

Иҗтимагый палата күзәтүчеләрне укытуга йомгак ясый

29 июньдә Башкортстан Иҗтимагый палатасы 2021 елгы сайлауларга күзәтүчеләрне укытуга багышланган матбугат конференциясе үткәрә.

29 июньдә Башкортстан Иҗтимагый палатасы 2021 елгы сайлауларга күзәтүчеләрне укытуга багышланган матбугат конференциясе үткәрә.

Русия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, 2021 елдагы сайлауларны күзәтү буенча республика иҗтимагый штабы җитәкчесе Ольга Панчихина сайлауларның легитимлыгын кем һәм күпме күләмдә күзәтәчәге, республика җәмәгать күзәтүчеләрен укыту йомгаклары, сайлаулар уздырганда иҗтимагый палаталардан күзәтүчеләр билгеләү тәртибе турындагы яңартылган нигезләмә турында сөйләячәк, 2021 елгы сайлауларда иҗтимагый күзәтү логотибын күрсәтәчәк.

Иҗтимагый штаб әгъзасы, 2021 елгы сайлауларны күзәтү буенча укыту программалары лекторы, Иҗтимагый палата рәисе урынбасары, педагогия фәннәре кандидаты Лида Исаргакова иҗтимагый күзәтүчеләр корпусы эшкә ни дәрәҗәдә әзер, технологияләр, күзәтүчеләрне укыту сыйфаты турында сөйләячәк, иҗтимагый күзәтүчеләр өчен белем бирү курсы турында педагогның һөнәри фикере белән уртаклашачак, ул Русия Иҗтимагый палатасы һәм «НОМ» ассоциациясе тарафыннан әзерләнгән.

Сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб әгъзасы, юрист, Иҗтимагый палата әгъзасы Евгений Мельников сайлау законнарында яңалыклар турында: интернетта законсыз сайлау алды агитациясе белән контентны блоклау, чит ил агенты, киңкүләм мәгълүмат чаралары-иноагентлары функцияләрен башкаручы коммерцияле булмаган оешмалар турында сөйләячәк.

Фото: op.bashkortostan.ru
Читайте нас: