+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 июнь 2021, 14:20

Радий Хәбиров ОБСЕ Югары комиссары белән очрашты

28 июньдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Милли азчылыклар эшләре буенча ОБСЕ югары комиссары Кайрат Абдрахманов белән очрашты, ул Русиягә беренче тапкыр рәсми сәфәргә килгән. Яклар этник һәм мәдәни күптөрлелекне үстерү, тел сәясәтен тормышка ашыру принциплары турында фикер алышты.

28 июньдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Милли азчылыклар эшләре буенча ОБСЕ югары комиссары Кайрат Абдрахманов белән очрашты, ул Русиягә беренче тапкыр рәсми сәфәргә килгән. Яклар этник һәм мәдәни күптөрлелекне үстерү, тел сәясәтен тормышка ашыру принциплары турында фикер алышты.

- ОБСЕда мультинациональ җәмгыятьләрне үстерү тәҗрибәсен өйрәнергә булдык. Шуңа күрә Башкортстан без мөһим миссия белән килгән Русия төбәкләренең беренчесе булды, - дип билгеләде Югары комиссар.

- Башкортстан күп гасырлар буена чын-чынлап мәдәният бәйләнешләр төбәге булды. Күчмә халыкларның борынгы җиренә үз вакытында бик күп халыклар килеп, биредә якты йөз белән кабул ителеп, дустанә мөнәсәбәт белән яшәп калган, - диде Радий Хәбиров. - Безнең республикада 4 миллионнан артык кеше, 160тан артык милләт вәкиле яши. Катнаш никахлар бик күп. XVIII гасырдан Уфа - Русия Исламының рәсми үзәге. Шул ук вакытта бездә күпсанлы православие митрополиясе, Европада иң эре яһүд мәдәни үзәге бар. Безнең мәктәпләрдә 15 туган тел өйрәнелә, Башкортстанда 15 милли якшәмбе мәктәбе эшли. Өстәмә рәвештә заманча күппрофильле полилингваль мәктәпләр ачабыз. Алар бездә инде дүртәү, 2024 елга кадәр тагын 11 ачачакбыз. Республикада Бөтендөнья фольклориадасын уздыруны да символик дип саныйм. Ул 3 июльдән 10 июльгә кадәр үтәчәк.

Милли азчылыклар эшләре буенча ОБСЕ Югары комиссары җылы кабул иткән өчен Радий Хәбировка рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, Русия тулаем алганда - ОБСЕның иң мөһим партнеры.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас: