+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
29 июнь 2021, 08:25

Бердәм тавыш бирү көне ничек узачак?

Башкортстанда быелгы кампаниядә 1315 видеокүзәтү камерасы һәм 230 КОИБ урнаштырылачак.“Башинформ” мәгълүмат агентлыгында “19 сентябрьдә узачак Бердәм тавыш бирү көне: төп сайлау кампанияләре, алар­ның үзенчәлекләре” дигән темага матбугат конференциясе узды.

Башкортстанда быелгы кампаниядә 1315 видеокүзәтү камерасы һәм 230 КОИБ урнаштырылачак.

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгында “19 сентябрьдә узачак Бердәм тавыш бирү көне: төп сайлау кампанияләре, алар­ның үзенчәлекләре” дигән темага матбугат конференциясе узды.

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко, комиссия рәисе урынбасары Марат Гадилов, комиссия секретаре Марина Долматова Бердәм тавыш бирү көне турында сөйләде һәм журналистларның сорауларына җавап бирде.

Илона Макаренко сайлау кампа­нияләрен оештырганда һәм уздырганда төп бурычларны билгеләде – алар законлылыкны, граждан­нарның сәламәтлеген һәм сайлау хокуклары гарантияләрен тәэмин итү. Ул билгеләп үтүенчә, сайлауларда сайлау процессының ачыклыгын тәэ­мин итүче барлык техник чаралар, шулай ук сайлау комис-сия­ләренең эшен җиңеләйтергә тиешле тех­ноло­гияләр җәлеп ителәчәк.

– 19 сентябрьдә узачак Бердәм тавыш бирү көнендә тавыш бирү быел өч көн рәттән – 17, 18 һәм 19 сентябрьдә узачак. Сигезенче чакырылыш Русиянең Дәүләт думасына һәм Уфа шәһәр Советына депутатлар, Дәүләт җыелышы-Корылтайга 29нчы Толбазы бермандатлы, 55нче Буй бермандатлы, 43нче Краснохолм бермандатлы сайлау округлары буенча һәм 168 муниципаль берәмлектә өстәмә сайлаулар, ике шәһәр һәм бер авыл биләмәсе Советына депутатларны сайлау кампанияләре узачак, – диде Илона Макаренко. – Өч көнлек тавыш бирүне исәпкә алып, барлык КОИБлар техник модернизация узачак. Шулай ук һәр җирдә йомгаклау протоколларын QR-кодлаштыру узачак, ул аларны төзе­гәндә хаталар санын мини­маль­ләште­рергә мөмкинлек бирә. Традиция буенча барлык участок ко­мис­сияләрендә күзәтүчеләр эш­ләячәк. Күзәтү комиссия эшенә комачауларга түгел, ә үз эшен намуслы һәм легитим тавыш бирүне тәэмин итүгә юнәлтелергә тиеш.

2021 елның 1 гыйнварына бул­ган мәгълүматларга караганда, Башкортстанда 3 029 855 сайлаучы исәпләнә, шул исәптән Уфада – 792 128 кеше. Бердәм тавыш бирү көнендә республикада 3364 сайлау участогында 29121 сайлау комиссиясе әгъзасы (669ы – территориаль ко­миссиядә, 28440ы – участок комис­сиясендә) эшләячәк.
1384 сайлау участогында (69ы – территориаль комиссиядә, 1315е – участок комиссиясендә) видео­күзәтү камералары һәм 230 участокта КОИБ-2010 (сайлау бюлле­теньнәрен эшкәртү комплекслары) урнаштырылачак.

Илона Макаренко билгеләп үтүенчә, сайлау участокларында кө­чәйтелгән иминлек чаралары күре­ләчәк. Шәхси саклану чаралары – битлекләр, ручкалар, яклау экраннары сатып алыначак, аларны өстәлләрдә урнаштырачаклар. Тавыш бирү биналарында берничә керү һәм чыгу урыны каралачак.

“Без барлык хезмәттәшләребез прививка ясатсын өчен эшебезне дәвам итәчәкбез. Үзәк сайлау комиссиясе аппаратында хезмәткәрләрнең 60 проценттан артыгы вакциналанган. Шулай ук сайлау комиссияләре әгъзалары белән аңлату эшләре алып барабыз, вакциналауның мөһимлеген аңла­табыз. Сентябрьгә бу мәсьәлә хәл ителер дип уйлыйм, һәм сайлауларга без якланган булачакбыз”, – дип аңлатты Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе.

Вакытлы матбугат басмалары, телерадиотапшырулар оешмалары, интернет-басмалар вәкилләрен өч көнлек тавыш бирү үзенчә­лекләренә, санитария нормаларын һәм иминлекне саклауга, сайлауларда сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексларыннан файдалануга кагылышлы мәсьәләләр кызыксындырды. Журналистлар республика Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары белән ачыктан-ачык аралашты һәм тулы җаваплар алды.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

Шул ук вакытта...

“Кайнар элемтә” телефоны эшли

Республика Үзәк сайлау комиссиясендә сайлаучылар белән “кайнар элемтә” телефоны эшли башлады. Шалтыратулар 8 800 347 54 54 телефоны буенча кабул ителә.

Сайлаучыларга мәгълүмат бирү максатында, шулай ук 19 сен­тябрьдә узачак Бердәм тавыш бирү көнендә сайлау кам­панияләрен уздыру чорында гражданнарның һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләрен кабул итү өчен, Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе 23 июньнән 21 сентябрьгә кадәр мәгълүмат-белешмә сервисы (“кайнар элемтә”) эшен оештыра.

Эш вакыты: эш көннәрендә 10.00-13.00, 14.00-18.00 сәгатьләр­дә;
10 июльдән ял көннәрендә дә – 10.00-14.00 сәгатьләрдә;
17, 18, 19 сентябрьдә – 08.00-20.00 сәгатьләрдә;
20, 21 сентябрьдә – 10.00-14.00 сәгатьләрдә.

Сорауларга Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенең хәлиткеч тавыш хокукына ия әгъзалары һәм Аппарат хезмәткәрләре җавап бирәчәк.
Читайте нас