Русия Президенты Владимир Путин белән чираттагы “туры элемтә” башланды. Дәүләт башлыгы гражданнарның илнең иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади тормышына, шулай ук халыкара хәлгә кагылышлы сорауларына җавап бирә.
Президент 2019 елда үткән “туры элемтә” турында искә төшерде. Ул вакытта миллионнан артык сорау килгән иде. “Әйтергә телим, без бер генә сорау да җавапсыз калмаслык итеп эшләргә тырышачакбыз", - диде Владимир Путин.
Владимир Путин сорауларны эшкәртүчеләргә, волонтерларга мөрәҗәгать итте. “Сез илнең гади гражданнарына ярдәм итәсез. Рәхмәт сезгә”, - диде ул.
Владимир Путин мәҗбүри вакциналауны хупламавын белдерде. Әмма халыкның сәламәтлеген яклау турындагы законны карарга кирәк: прививкаларның гомумдәүләт календаре - ул мәҗбүри. “Хезмәттәшләремнең бу бүлеккә вакцинацияләүне күчерергә тәкъдимнәре бар иде, - дип ачыклык кертте Президент. - Әмма Дәүләт думасы депутатлары моны хупламады”.
Шул ук вакытта бу законның икенче өлеше санитария табиблары киңәшләре буенча аерым төбәкләрдә авырулар арткан очракта төбәк җитәкчеләре мәҗбүри вакцинацияләү кертергә хокуклы, дип бәян итә. Кайберәүләр моннан файдаланды һәм аны аерым категорияләр өчен керттеләр.
Локдаун булмасын өчен төбәкләр мәҗбүри вакциналауны кертә, дип ассызыклады Президент. Инфекциянең алга таба таралуына вакциналау ярдәмендә генә чик куярга мөмкин.
Фото: kremlin.ru