Башкортстаннан Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров Русия Президентының бүгенге чыгышын шәрехләде.
"Владимир Путин белән чираттагы "туры линия" бик җанлы үтте, ул илнең төрле төбәкләреннән килгән гади гражданнарның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Мин чираттагы тапкыр безнең Президентыбыз өчен горурлык хисе кичердем, ул һәр эшчәнлек даирәсенең проблемаларын һәм аларны хәл итү юлларын җентекләп белә. Бу проблемаларны хәл итү өчен юнәлтелгән суммаларны да төгәл белә.
Хезмәт хакының шактый өлешен кулга алу буенча сорауга җавап биреп, Президент бурычлылар керемнәрендә кагылгысыз минимум кертүче канунны имзалавын әйтте. Барлык түләтүләрдән соң кешедә минималь хезмәт хакы, ягъни 12702 сум калырга тиеш. Шул ук вакытта Президент "Бердәм Русия" партиясе тарафыннан кертелгән әлеге канунның авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итәчәген белдерде.
Мин бу законга катнашым булуга шат. Дәүләт думасында аны алып бардым, бу законга төзәтмәләр керттем".