Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Президенты Владимир Путин белән “туры элемтә” нәтиҗәләрен шәрехләде.
“Миңа безнең халыкны нәрсә борчуын белү мөһим. Әгәр без моны белмәсәк, кайда эшләп бетермәгәнебезне аңламасак, процесслар белән нәтиҗәле идарә итә һәм бурычларны хәл итә алмаячакбыз. Барысын да кабинеттан күреп булмый. Республика буйлап күп йөрсәм дә, кешеләр белән аралашсам да, хәтта эш сәфәрендә дә ниләр булуы турында тулы картина төзеп булмый. Өстәвенә, безнең Башкортстан кебек зур, 4 миллион кешеле төбәктә. Моның өчен без Республика белән идарә итү үзәген булдырдык, анда безгә бөтен төбәктән эшләү һәм дөрес идарә карарларын кабул итү өчен кирәкле актуаль мәгълүмат туплана.
Социаль челтәрләрдә кешеләрне нәрсә борчуын аңларга ярдәм итүче мөрәҗәгатьләр белән без “Инцидент-менеджмент” системасы ярдәмендә эшлибез. Ул ничек эшли? Әгәр мөрәҗәгатьтә конкрет проблема бар икән, Республика белән идарә итү үзәге хезмәткәрләре, һичшиксез, аның асылын ачыклый, ә аннары сорауны профильле министрлыкка, ведомствога яисә муниципалитетка җибәрә. Без кешеләр үз сорауларына мөмкин кадәр күбрәк җаваплар алсын өчен тырышабыз. Әмма моның белән катлаулырак, чөнки кайбер проблемалар озак хәл ителә, тиз хәл итәргә мөмкин булганны без эшлибез. Юллардагы чокырлар, чүп-чар, пособиеләр, торак-коммуналь хуҗалык һәм юл инфраструктурасының торышы - барлык кискен темаларны эшкәртергә тырышабыз.
Без кешеләр өчен эшлибез, безнең барлык гамәлләребез - алар өчен. Безнең эшнең төп күрсәткече - халыкның канәгатьлеге, ә моннан иҗтимагый-сәяси тынычлык, тотрыклылык туа. Болар барысы да безнең бурыч.
Бу яктан караганда ил Президенты Владимир Владимирович Путин белән “туры элемтә” күп нәрсә турында уйланырга мәҗбүр итте. Серне ачам: төбәкнең теләсә кайсы башлыгы өчен дәүләт җитәкчесе белән туры эфир - бу аерым вакыйга, югары җаваплылык һәм, әлбәттә, стресс. Сораулар күп, без моны кире какмыйбыз. Мин республикабызда яшәүчеләрнең күбесенең Президентка мөрәҗәгать язганын беләм. Аларның барысын да без алырбыз һәм эзлекле рәвештә эшләрбез. Әмма барыбер Башкортстанның эфирда бөтен ил карап торганда яңгыравын теләмим.
Башкортстанда мелиорация системаларына карата яңгыраган мәсьәлә инде эшли башлады. Ул нәкъ эшләнү стадиясендә иде. Моннан бер ай элек без Баймак районына бардык, анда сугарудан башка үсемлекчелекне үстерү дә кыен. Без Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының федераль программасы ярдәмендә безгә килә торган эре инвесторны таптык инде. Ул 2022 елның 1 гыйнварыннан эшли башлаячак. Сүз мелиорация системаларын әзерләү һәм урнаштыру өчен субсидияләр турында бара. Без бу проект өчен җир бүлдек, проект-тикшерү эшләре бара. Баймак районыннан тыш, Урал аръягының берничә районы кырларын сугарырга ниятлибез. Әлегә су балансын анализлыйбыз, чөнки иң мөһиме - халык коеларындагы су югалмасын.
Тулаем алганда, республикабызның көньяк районнарын су белән тәэмин итү мәсьәләсе бик җитди. Һәм моның белән без планлы рәвештә шөгыльләнәбез”.
Фото: glavarb.ru