+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
2 июль 2021, 05:50

“Русиянең төп алтын запасы – кешеләр!”

Президент Владимир Путин ил халкы сорауларына җавап бирде.30 июньдә Русия Президенты Владимир Путин белән чираттагы “туры элемтә” узды. Дәүләт башлыгы гражданнарның илнең иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади тормышына, шулай ук халыкара хәлгә кагылышлы сорауларына җавап бирде.Бу “туры элемтә” – Владимир Путин өчен 18нче. Президент һәм русиялеләрнең мондый форматтагы аралашуы беренче тапкыр 2001 ел ахырында сынап каралды. Шуннан бирле “туры элемтә”ләр ел саен үткәрелә торган традициягә әверелде, алар 2004 һәм 2012 елларда гына үткәрелмәде.2019 елның 20 июнендә Владимир Путин 4 сәгать 10 минут барган “туры элемтә” барышында 80нән артык сорауга җавап бирде. Узган елда пандемия аркасында ул шулай ук мөстәкыйль чара буларак узмады, әмма сорауларның бер өлеше Владимир Путинга декабрьдә зур матбугат конференциясендә бирелде.Быелгы “Владимир Путин белән туры элемтә” 3 сәгать 42 минут дәвам итте, бу вакыт эчендә дәүләт башлыгы 68 сорауга җавап бирде. “Туры элемтә”гә барлыгы 2,2 миллионга якын мөрәҗәгать килгән.

Президент Владимир Путин ил халкы сорауларына җавап бирде.

30 июньдә Русия Президенты Владимир Путин белән чираттагы “туры элемтә” узды. Дәүләт башлыгы гражданнарның илнең иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади тормышына, шулай ук халыкара хәлгә кагылышлы сорауларына җавап бирде.
Бу “туры элемтә” – Владимир Путин өчен 18нче. Президент һәм русиялеләрнең мондый форматтагы аралашуы беренче тапкыр 2001 ел ахырында сынап каралды. Шуннан бирле “туры элемтә”ләр ел саен үткәрелә торган традициягә әверелде, алар 2004 һәм 2012 елларда гына үткәрелмәде.
2019 елның 20 июнендә Владимир Путин 4 сәгать 10 минут барган “туры элемтә” барышында 80нән артык сорауга җавап бирде. Узган елда пандемия аркасында ул шулай ук мөстәкыйль чара буларак узмады, әмма сорауларның бер өлеше Владимир Путинга декабрьдә зур матбугат конференциясендә бирелде.
Быелгы “Владимир Путин белән туры элемтә” 3 сәгать 42 минут дәвам итте, бу вакыт эчендә дәүләт башлыгы 68 сорауга җавап бирде. “Туры элемтә”гә барлыгы 2,2 миллионга якын мөрәҗәгать килгән.

Вакциналау

Владимир Путин мәҗбүри вакциналауны хупламавы турында белдерде.
– Бу сорауга җавап бирү өчен законнарны карарга кирәк. Мин мәҗбүри вакциналау ягында түгел, әмма 1998 елда чы­гарылган законга ярашлы, эпидемия барлыкка килгәндә кайбер категория гражданнар вакциналанырга тиеш. Шуңа да табиблар кушуы буенча без вакциналауны башларга булдык. Локдаун булмасын өчен без чиргә каршы прививка эшләтергә тиеш.
Мин үзем прививканы февральдә ясаттым. Мин “Спутник-V”не кадаттым. Беренче прививкадан соң бернинди дә үзгәреш тоймадым. Икенчесеннән соң 37,2гә кадәр температура күтәрелде. Икенче көнгә ул да үтте. Прививкадан соң авыру тиз үтә. Вакцинадан соң халыкның 10 проценты гына авырырга мөмкин, алары да авыруны бик җиңел үткәрә.
Әгәр кешедән медотвод булса, прививка ясату кирәкми. Шуның нигезендә вакцина эшләтмәгән өчен эштән җибәрү белән янау да дөрес түгел, – диде ул.

Бәяләр

Президент ассызыклавынча, бүген туклану продуктларына дөнья индекслары соңгы 10 елда иң югары планкада тора. “Азык-төлеккә бәяләр үсеше – дөньякүләм тенденция, һәм бу бөтен җирдә шулай”, – диде Президент. – Без­дә азык-төлеккә бәяләрнең иң зур үсеше узган елда күзә­телде. Шикәр хакы барыннан да күбрәк арткан – 41 процентка, һәм көнбагыш мае”.
Владимир Путин Хөкүмәт бәяләрне тотрыкландыру буенча берничә карар кабул итте, дип белдерде. Сүз җитеш­терүчеләр һәм сәүдә челтәрләре арасында килешү, шулай ук ахыргы продукция җитеште­рүчеләргә субсидияләр бирү турында бара.

Ни өчен төзелеш материаллары кыйммәтләнә?

– Минем ярдәм белән дә бәяләр арзанаер дип өметләнәм. Беренчедән, болар барысы да кулланучылар базарында инфляция белән бәйле: күптән түгел ул 4 процент булган, хәзер 6 процентка ка­дәр күтәрелгән. Аны киметү бурычы тора. Инфляция максатлы күрсәткеч­ләргә — 4 процентка әйләнеп кайтыр, дип өметләнәм. Быел без моңа ирешә алмабыз, дип уйлыйм. Әмма 5 процентта туктатырга тиешбез. Бу планканы, кимү тенденциясен сакларбыз, – дип белдерде дәүләт башлыгы. – Икенчедән, бу дөньякүләм базарда күп кенә товарларга конъюнкту­раның үзгәрүе белән бәйле. Аерым алганда, металлар. Бәяләр дөнья базарында күтә­релде, безнең җитеш­терүчеләр металлны чит илгә таратты. Бездә дефицит барлыкка килде, бәяләр күтәрелде. Хәзер төзелеш белән бәйле төп товарларга бәяләрне тотрыкландыру буенча тиешле карарлар кабул ителә. Без бу хакта беләбез, хәл тотрыклы булсын өчен тиешле адымнар ясыйбыз.

Ташламалы ипотека

Владимир Путин туры ташламалы ипотеканың гражданнар һәм базар үсеше өчен уңай роль уйнавын билгеләде. Кү-чемсез милек базарында бәяләр үсешен тотрыкландыру өчен базардагы тәкъ­димне арттырырга һәм төзелеш мате­риалла­ры­ның бәясен күзәтеп торырга кирәк, диде Президент.
“Ташламалы ипотека, бәяләр артуга һәм инфляциягә карамастан, уңай роль уйнады. Йортлар төзү, алынган кредитлар саны кинәт артты. Әлеге ярдәмнән 500 меңнән артык кеше файдаланды”, – дип билгеләде Владимир Путин.
Ташламалы ипотека тагын бер елга — 2022 елның июленә кадәр озайтылган. Бәяләрне тотрыклы хәлдә саклау өчен про­цент ставкасын 6,5тән 7 про­цент­ка кадәр күтәрү турында карар кабул ителгән.

Корылык

Владимир Путинга Башкортстаннан сорау бирделәр. Анда чәчелгән игеннең корылык нәтиҗәсендә юкка чыгуы турында әйтелде һәм мелиорация техно­логия­ләренең кайчан тергезеләчәге хакында сорадылар.
– Мин авылда эшләүчеләр белән горурланам. Мелиорация булачак. Ул климат үзгәрешенә дә кагылачак, – диде Владимир Путин.
Президентка авылда яшәүчеләр мал-туар башына салым кертү турындагы имеш-мимешләрнең дөресме икәнлеген ачыклау өчен дә мөрәҗәгать иттеләр.
– Әлбәттә, юк. Аны кертергә уйлаучы да юк, – диде дәүләт башлыгы.

Мәгариф

Владимир Путин башлангыч сыйныфлар өчен уку елы традицион форматта баш­ланыр, дигән фикердә. Бу хакта ул Мәс­кәүдән 3нче сыйныф укучысы Саша Мак­симовның соравына җавап биреп, “туры элемтә” барышында белдерде.
“Башлангыч сыйныф укучылары, әлбәттә, мәктәпкә йөрер, чөнки без иң катлаулы чорда — яз һәм җәй айларында да аларны ябып бетермәдек. Башлангыч сыйныфларда уку процессы гадәти режимда оештырылыр, дип уйлыйм”, – диде Владимир Путин.
Дәүләт башлыгы өлкән сыйныфларда уку процессын оештырганда эпидемиологик хәлгә карарга кирәк булачак, дип тә өстәде. Русия күмәк иммунитетка ирешер, барлык өлкәләр дә гадәти режимда эшкә кайтыр, дигән өмет белдерде.
Эшсезлек
Дәүләт башлыгына сорау белән Төмән өлкәсендә яшәүче ханым мөрәҗәгать итте. 51 яшьлек хатын дүрт ел инде эшкә урнаша алмавын белдерде. Ул өлкән яшьтәге кешеләргә эш табу бик авыр булуы турында зарланды.
Владимир Путин билгеләп үтүенчә, халыкның мәшгульлеге – дәүләт сәясә­тендә төп өстенлекләрнең берсе.
“Пандемия чорында эшсезлек дәрә­җәсе 4,6-4,7-5,9 процентка артты, әмма акрынлап түбән төшә. Хөкүмәт алдында кризиска кадәр дәрәҗәгә чыгу бурычы тора, ягъни 4,6-4,7 процентка, һәм бездә мондый тенденция, Ходайга шөкер, күзәтелә башлады, аны саклап калырга кирәк”, – диде ул.

“Пушкин картасы”

– Хөкүмәттә “Пушкин картасы” булдыру турында фикер алышу бара, аның ярдә­мен­дә мәктәп укучылары мәдәният учреждениеләренә йөри алачак. Агымдагы елның сентябрь-декабрендә һәм киләсе елда 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләргә зур булмаган финанс бүлү күздә тотыла. Алар­ның исәбенә әлеге картага 4 айга 3 мең сум акча салыначак, әлеге акча исәбенә музейлар­га, концерт һәм күргәзмә залларына ке­рергә мөмкин булачак, – дип аңлатты Президент. – Яшьләр бу мөмкинлектән фай­­даланыр һәм үзләренең төбәкләрендә генә түгел, федераль мәдәният учрежде­ние­ләренә дә йөри алыр, дип ышанам.

Йомгаклау

“Безнең төп алтын запасыбыз – Үзәк банкта һәм Финанс министрлыгында тупланган 600 миллиард доллардан артык акча түгел, Русиянең төп алтын запасы – кешеләр. Моны кемгәдер ошар өчен әйт­мим, ә аның асылда шулай булуына чын күңелдән ышанам.
Безнең күпмилләтле Русия халкы, бе­ренчедән, югары дәрәҗәдә рухи, бик тирән тарихы һәм мәдәни тамырлары бул­ган халык”, – диде Владимир Путин.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Читайте нас