+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
3 июль 2021, 16:30

“Рухи мирасны саклау — төп өстенлекләрнең берсе”

Русия Президенты Владимир Путин Бөтендөнья фольклориадасы кунакларына, катнашучыларына, оештыручыларына сәламләү сүзләрен җиткерде. Анда болай диелә:

Русия Президенты Владимир Путин Бөтендөнья фольклориадасы кунакларына, катнашучыларына, оештыручыларына сәламләү сүзләрен җиткерде. Анда болай диелә:
“Кадерле дуслар!
Сезне Уфада VI Бөтендөнья фольклориадасы ачылу уңаеннан сәламләвемә шатмын. Фестиваль күпмилләтле Башкортстанда уза, аның кунакчыл җирендә төрле милләт һәм дин вәкилләре дус һәм тату яши. Безнең уникаль тарихи, мәдәни, рухи мирасны саклау турында кайгырту — төп дәүләт өстенлекләренең берсе. Һәм, әлбәттә, без буыннан-буынга күчүче халык сәнгатенең бай традицияләре, фольклор коллективларының һәм талантлы башкаручыларның чагу йолдызлыгы, бөтен дөньяга танылган сәнгать һөнәрләре осталары белән хаклы рәвештә горурланабыз.
Сезнең форум дуслык һәм үзара аңлашу мохитендә узар, кунакларны күп илләрдән килгән артистларның, музыкантларның, биючеләрнең үзенчәлекле иҗаты белән таныштырыр, барысына да изге, онытылмас тәэсирләр бүләк итәр дип ышанам.
Владимир Путин”.
Читайте нас: