-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
9 июль 2021, 08:50

Акча балалар санаганны да ярата

Хәзер мәктәптә 1нче сыйныфтан ук финанс грамотасына өйрәтәчәкләр.

Акча балалар санаганны да ярата
Акча балалар санаганны да ярата

Хәзер мәктәптә 1нче сыйныфтан ук финанс грамотасына өйрәтәчәкләр.

Русия укучыларына финанс белемен беренче сыйныфтан тугызынчы сыйныфка кадәр өйрәтәчәкләр, дип хәбәр ителә Русия Банкы сайтында. Программа 2022 елның 1 сентябреннән старт ала, әмма ата-аналар теләге белән иртәрәк тә башланырга мөмкин.

“Финанс белемен мәҗбүри укыту башлангыч һәм төп гомуми белем бирүнең яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларында беркетелгән, алар Русия Банкының актив катнашлыгында эшләнгән. Яңа белем бирү стандартлары буенча 1нче һәм 5нче сыйныфларда финанс грамотасына өйрәтү 2022 елның 1 сентябреннән башланачак, әмма ата-аналар белән килешенеп, программа 2021 елда ук үзгәртелергә мөмкин", - диелә хәбәрдә.

Укучыларны нәрсәгә өйрәтәчәкләр:
- финанс операцияләре үткәргәндә Интернетта үз-үзеңне хәвефсез тоту күнекмәләренә;
- гаиләнең керемнәр һәм чыгымнарын анализларга;
- шәхси финанс планы төзергә һ.б.

Математика биремнәренең бер өлеше товарлар хакларын, сатып алу һәм хезмәт күрсәтү бәясен, салымнарны исәп-хисаплауга багышланачак, ә башка дәресләрендә укучылар кешеләрнең тормыш сыйфатын, гаилә һәм финанс иминлеген билгеләүче факторларны өйрәнәчәк», — диелә сайтта.

Фото: Идрис Сәетгалиев.

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: