+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
10 июль 2021, 09:55

Владимир Путин студентларны котлады

Русия Президенты Владимир Путин вуз тәмамлаучыларны котлады.

Владимир Путин студентларны котлады
Владимир Путин студентларны котлады

Русия Президенты Владимир Путин вуз тәмамлаучыларны котлады.

- Бүген бөтен илдә, безнең барлык төбәкләрдә искиткеч бәйрәм - Бөтенрусия студентлар чыгарылышы. Әле яңа гына диплом яклаган яшь профессионаллар, сезне югары уку йортларында, институтларда, университетларда укуның уңышлы тәмамлануы белән сезне чын күңелдән котлыйм, - диде Владимир Путин. - Якты, онытылмас студентлык чоры артта калды, хәзер бөтенләй яңа этап башлана, сез алдыгызга бурычлар куячаксыз, киләчәктәге казанышларыгызның планын билгеләячәксез һәм, ышанам, бик күп нәрсәгә ирешә алачаксыз.

Кыю булыгыз, һәрвакыт укыгыз һәм хыялларыгызга омтылыгыз. Русиядә хәзер сезнең алда барлык юллар, барлык мөмкинлекләр ачык. Сезнең булачак җиңүләрегезгә ышанам.

Фото: kremlin.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: