+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
13 июль 2021, 14:43

"Бердәм Русия" партиясе һаваның чисталыгын тикшерәчәк

Соңгы вакытта бу өлкәгә кагылышлы шикаятьләр күбәйде.

"Бердәм Русия" партиясе һаваның чисталыгын тикшерәчәк
"Бердәм Русия" партиясе һаваның чисталыгын тикшерәчәк

Соңгы вакытта бу өлкәгә кагылышлы шикаятьләр күбәйде.

«Бердәм Русия» партиясе Уфада шәһәр һавасы сыйфаты турындагы мәсьәләне хәл итүгә кушылды. "Соңгы вакытта уфалылардан шәһәрнең төньяк өлешендә начар һавага шикаятьләр ешайды, - дип билгеләде партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров.

- Бу июньдә Яңа Черкассыда полигон пыскуыннан башланды, әмма мөрәҗәгать яну учаклары сүнгәннән соң да туктамады - хәзер ул чыганакларының берсе сәнәгать предприятиеләре булырга мөмкин. Ике атна дәвамында нефть заводлары вәкилләре, "Росприроднадзор", "Роспотребнадзор", "Башгидрометцентр", Экология министрлыгы, "Спецавтохозяйство", иҗтимагый экологик оешмалар вәкилләре катнашлыгында "түгәрәк өстәл" оештырылачак. Без барыбыз бергә атмосфера һавасын контрольдә тоту чараларын эшләргә тиеш булачакбыз. Полигонны рекультивацияләү мәсьәләсе буенча САХны тыңлап карыйк. Заводларда датчиклар, шулай ук атмосфераның пычрануын контрольдә тотуның автоматлаштырылган онлайн-системасын урнаштыру мәсьәләсе турында фикер алышырбыз.

Хәзерге вакытта Уфаның төньяк өлешендә шундый ике система урнаштырылган, тик алар сертификатлаштырылмаган һәм бу мәгълүматлар файдаланыла алмый. Ягъни бу системаларны сертификатлаштыру мәсьәләсен тизләтергә кирәк. Июньдә Ленинград өлкәсендә узган "Экология" стратегик сессиясендә Генсовет сәркатибе Андрей Турчак катнашлыгында "Чиста һава" федераль партпроекты кысаларында даими экологик мониторинг алып барыла торган сәнәгать шәһәрләре исемлеген киңәйтергә тәкъдим ителде, анда атмосфера һавасын яхшырту чараларын тормышка ашыруны федераль финанслау күздә тотылды. Минемчә, Салаватны, Сибайны, Уфаны һәм Башкортстанның тагын берничә шәһәрен дә кертергә мөмкин.

Шул рәвешле, бу "түгәрәк өстәл" "Экология" партия сессиясе темасын дәвам итәчәк, ә анда әйтелгән тәкъдимнәр Русия Дәүләт думасына сайлауларда "Бердәм Русия" партиясенең Халык программасына керәчәк ", - диде Рөстәм Әхмәдинуров.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: