Русиядә яшәүчеләрнең яртысыннан артыгы айлык керемнәренең яртысыннан артыгын азык-төлеккә тотына.
Мондый мәгълүмат «Синергия " университетының аналитик үзәге тикшеренүендә бәян ителгән.
Аналитиклар ачыклаганча, «Русия гражданнарының 60,4 проценты айлык кеременең яртысын азык-төлеккә тотына. 16 процент халыкның туклануга бөтен хезмәт хакы диярлек китә, ә кешеләрнең 14,8 процентының керемнәреннән якынча өчтән бере туклануга китә, ди. Бу хакта РИА “Новости" хәбәр итә.
Моннан тыш, агентлык мәгълүматлары буенча, сорашып белешүдә катнашучыларның 96,3 проценты быел азык-төлеккә бәяләр артуга игътибар иткән. Барыннан да бигрәк яшелчә, җиләк-җимеш, сөт ризыклары, ит һәм үсемлек мае кыйммәтләнде.
Русия кулланучылар берлеге рәисе Петр Шелищ та быел азык-төлек продуктларына бәяләр арту турында белдерде. Бигрәк тә арзанракка алыштырып булмый торган товарлар кыйммәтләнә.
Фото: Идрис Сәетгалиев.