+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 июль 2021, 11:20

Прививкасыз эшкә чыкмыйсың!

Коронавируска каршы көрәш буенча таләпләр янә катгыйланды.

Прививкасыз эшкә чыкмыйсың!
Прививкасыз эшкә чыкмыйсың!

Коронавируска каршы көрәш буенча таләпләр янә катгыйланды.

Русия Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт (Роструд) төбәкләрдә мәҗбүри вакциналау аркасында хезмәткәрне эштән читләштерү өчен нәрсәләр нигез булырга мөмкинлекне ачыклады.

Читтән торып эшләүче хезмәткәрләр вакциналау таләпләреннән азат ителми, ә аларны дистанцион форматка күчерү альтернатива булып тормый. Хезмәткәрне ике очракта эшкә кире кайтарырга мөмкин - вакцина ясаткач һәм пандемиядән соң.

Билгеле булуынча, "Корпоратив юристлар берләшмәсе" "Роструд"ка хезмәткәрләрне эштән читләштерү мәсьләсенә ачыклык кертүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. Аңлатмадан күренүнчә, хезмәткәрләрне читләштерү датасы төбәктә вакциналау үткәрү срокларына бәйле. Мәсәлән, Мәскәүдә сәүдә, җәмәгать туклануы һәм башка тармаклар хезмәткәрләренең 60 проценты беренче прививканы - 15 июльгә кадәр, икенчесен 15 августка кадәр алырга тиеш.

"Хезмәткәрне вакциналанудан баш тарткан өчен эштән читләштерелү 15 августтан рәсмиләштерелергә тиеш", - диелә аңлатмада. Шушы вакытка кадәр эшкә чыгарга теләгән хезмәткәр вакциналануы яисә медотвод турында сертификат тапшырырга тиеш.

Фото:ТАСС.

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: