+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 июль 2021, 15:50

Путин Украина турында нинди мәкалә язган?

Русия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков дәүләт башлыгы Владимир Путинның мәкаләсендә тасвирланган Украина хакимияте белән халык арасындагы каршылыкны аңлатты. Бу хакта кичә ТАСС хәбәр итте.  

"Русия Президенты Украина халкының нәрсә сайлавы өчен җавап бирми. Ул үз мәкаләсендә Украина җитәкчелегенең, кызганычка каршы, хакимияткә лозунглар, вәгъдәләр белән генә килүен әйтә. Ә чынбарлыкта соңыннан бөтенләй башка сәяси линия үткәрелә", - дип аңлата Песков.

Ул Путинның элекке башка союздаш республикалардагы хәлгә багышланган мәкаләләр язу планнары турында белмәвен дә билгели.

Путинның "Урыс һәм украиннарның тарихи бердәмлеге турында" мәкаләсе украиннарда милли үзаң формалаштыруга, аларның урыс халкы белән уртаклыгы мәсьәләләренә багышланган. Мәкаләдә Русия Президенты Көнбатышның Украинаны үз файдасы өчен Русиянең үзенә күрә бер антиподына әверелдерү теләге турында яза.

Путин, шулай ук, Киев карарларының украиннарның түгел, ә Украинаның гамәлдәге властеның нинди юл сайлаганын күрсәтүен билгели.

Материал урыс һәм украин телләрендә басылган.

Фото: Русия Президенты Хакимиятенең матбугат хезмәте

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: