19 сентябрьгә билгеләнгән сайлауларда берничә көн тавыш бирү үзенчәлекләре турында положение 1 июльдә кабул иттелде.
15 июльдә Сайлауларны күзәтү буенча Иҗтимагый штаб бу документны, шулай ук Русиядәге хәзерге сайлауларда сәяси көндәшлек дәрәҗәсе турында тикшеренү фонды мәгълүматларын тикшерде. Штаб утырышында җәмәгать эшлеклеләре, политологлар, экспертлар, матбугат вәкилләре катнашты.
Һәркем берничә көн тавыш бирү турында үз фикерен белдерде.
- Элегрәк, 4 июльдә Башкортстанның урындагы үзидарә органнары депутатларын сайлауларда хокук бозулар теркәлмәде, - дип хәбәр итте Русия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Панчихина. - Барлык участокларда да республика Иҗтимагый палатасыннан җәмәгать күзәтүчеләре булды.
«Башкортстанда республика территориясендә уза торган төрле дәрәҗәдәге сайлауларда катнашу өчен күзәтүчеләр әзерләү буенча семинарлар узды. Күзәтүчеләр әзер, аларның әзерлек дәрәҗәсе шактый югары. Хәзерге вакытта сайлаулар өчен 7000 иҗтимагый күзәтүче корпусы әзерләнде", - диде Иҗтимагый палата рәисе урынбасары Лида Исаргакова.
Политолог, "Башкортстандагы яшь этнополитолог мәктәбе" проектының башкарма директоры Владимир Савичев искә төшергәнчә, республика буенча Русия Дәүләт думасына сайлауларда катнашу турында 12 сәяси партия белдергән. Утырышта шулай ук сайлауларда видеокүзәтү турында фикер алыштылар.
Үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт думасына көзге сайлауларда сайлау участокларыннан һәркем файдалана алырлык трансляция уздырмаячак, видеоязмалар хезмәт порталында булачак, аңа керү сәяси партияләргә һәм кандидатларга да мөмкин булачак. Шул ук вакытта Дума сайлауларында камераларны президент сайлауларына караганда күбрәк файдалану планлаштырыла.
Фото: op.bashkortostan.ru