+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 июль 2021, 12:05

Ашказанында - ручка, тимерчыбык, күзлек дугасы...

Уфаның 21нче дәваханәсе табиблары шаккатмалы хәлгә тарыган ирнең гомерен саклап калган.

Ашказанында - ручка, тимерчыбык, күзлек дугасы...
Ашказанында - ручка, тимерчыбык, күзлек дугасы...

Башкаланың 21нче клиник дәваханәсе табиблары эндоскопик тикшерү вакытында пациентның ашказанында бер кочак ят әйберләргә тап булган. Башта ирнең ашказанында шариклы ручка барлыгын рентген күрсәтмәгән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

"Эче авыртуга зарланучы 40 яшьлек пациентны 15 июльдә ашыгыч ярдәм машинасында алып килделәр. Аңа бервакыт шундый операция ясаган булганнар инде. Ул чакта ашказаны-эчәк трактында ят предмет алынган. Бу юлы ир, ручкадан тыш, күзлек дугачыклары һәм ике озын тимерчыбык йоткан. Әйткәндәй, аңа башка дәваханәдә ярдәм итәргә тырышып караганнар, тик берни дә килеп чыкмагач, безгә алып килергә киңәш иткәннәр. Техник яктан бу катлаулы процедура, аны һәр табиб башкарып чыга алмый", - дип сөйләгән хирургия бүлеге җитәкчесе Евгений Фролов.

21нче дәваханә табиблары иң элек консилиумга җыелган. Рентген ясаганнар, ашказандагы ят предметларны ачыклаганнар. Мондый әйберләрне операциядән башка алу бик катлаулы, әмма дәваханәнең тәҗрибәле табиб-эндоскописты Фоат Шәрипов аларны гади ФГС-аппарат һәм махсус кыскычлар ярдәмендә алган. Процедура 30 минутка якын барган.

Бу предметлар пациентның ашказанына ничек эләккән? Монысын ир үзе дә аңлата алмый. “Шулай килеп чыкты инде”, - генә дигән. Табиблар белдерүенчә, хәзер аның хәле яхшы, дәваханәдән чыгарга әзерләнә.

Фото:.bashinform.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: