+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 июль 2021, 20:23

Владимир Путин медицина тернәкләндерүе турында

Русия Президенты Владимир Путин медицина тернәкләндерүен үстерү программасын эшләтү турында өстәмә йөкләмәләр бирде.

Владимир Путин медицина тернәкләндерүе турында
Владимир Путин медицина тернәкләндерүе турында

Русия Президенты Владимир Путин, 100 миллиард сум бүлеп, 2021-26 елларга медицина реабилитациясен үстерү программасын эшләү турында хәбәр итәргә кушкан. Тиешле йөкләмәләр Кремль сайтында бастырылган.

"Русия Хөкүмәтенә элегрәк кушылган йөкләмәләрне исәпкә алып, 2021-26 елларга медицина реабилитациясен үстерү программасын эшләү һәм тормышка ашыруны тәэмин итәргә, аны федераль бюджет акчалары исәбеннән 100 миллиард сум күләмендә финанслауны күздә тотарга кирәк (шуның 60 миллиард сумын 2021-24 елларда кулланырга)", - диелә хәбәрдә.

Йөкләмәнең үтәлеше турында агымдагы елның 15 августына кадәр, аннары ярты елга бер тапкыр хәбәр итәргә кирәк булачак.

Фото: РИА Новости

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: