+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 июль 2021, 16:24

Безнең ил - сандугач сайрар җир!

Президент Владимир Путин башлангычы белән студент туризмы программасы эшли башлады. Анда катнашучы студентларга 15 июльдән 25 августка кадәр Студтуризм.рф сайтында заявка калдырырга кирәк. Бүгенгә безнең республикага ике меңнән артык заявка килгән дә инде.

Безнең ил - сандугач сайрар җир!
Безнең ил - сандугач сайрар җир!
Русиядә үткән атнада студент туризмы программасы эшли башлады. Анда илнең югары уку йортлары катнаша. Әле бу исемлектә – 15 вуз, алар арасында Башкорт дәүләт университеты да бар.

Биредә инде студентларны республиканың гүзәл табигате белән таныштыру өчен бай маршрут әзерләнгән. Яшәү урыннары да каралган. Әлбәттә, люкс номерлар түгел. Әмма яшьләр студентларның тулай торагындагы бүлмәдән дә канәгать. Бигрәк тә хакы күңелгә ятышлы: монда бер тәүлек яшәү нибары 20 сумга төшәчәк.

“Кунаклар өчен дүртенче тулай торак әзерләнгән. Анда яшәү өчен барлык шартлар да каралган. Тулай торак шәһәрнең тарихи үзәгендә урнашкан, димәк, яшьләр үзаллы да башкала белән таныша ала”, – ди БДУ ректорының ярдәмчесе Эльвира Ямалова.

Туклану иртәнге, төшке һәм кичке ашлардан тора. Студентлар өчен иң мөһиме, әлбәттә – экскурсияләр. Алты көнгә исәпләнгән программа читтән килгән студентларга Башкортстанның иң матур һәм үзенчәлекле урыннарын күрсәтүне үз эченә ала.

Республиканы еш кына "Икенче Швейцария" диләр. Шуңа оештыручылар кунакларга бездәге күлләр, шарлавыклар, мәгарәләр, шиханнар, таулар һәм кыяларны күрсәтергә ният итә. Беренче көн башкаланың истәлекле урыннары белән таныштыруга багышланган. Ә гидлар булып туризм факультеты студентлары эшләячәк. Маршрутны да алар үзләре төзегән.

“Шунысы да әһәмиятле: ниндидер киртәләр юк. Әйтик, Уфа вузларында укучылар да – нефть, авиация, педагогия университеты булсынмы – бу программада катнаша ала. Без аларга да республика буенча экскурсия үткәрәбез”, – дип аңлата БДУ проректоры Азат Галимханов.

Әйткәндәй, студентларның күбесе башка төбәкләргә сәяхәт итү мөмкинлеге турында белми икән. Ә бит республика вузларында укучылар да Русия буенча рәхәтләнеп сәяхәткә чыгып китә ала.

Төбәкләрдә программаны һәм бәяләрне вуз үзе билгели. Башкортстанда, мәсәлән, табигатька бер атналык сәяхәт студентка 10 мең сумга төшәчәк.

Фото: "Кремлин.ру"

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: