Барлык проектлар да күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән килештерелгән, бүлеп бирелгән финанслау һәм техник мөмкинлек кысаларында аларның теләкләре исәпкә алынган. Бүгенге көндә республика башкаласында барлык объектларда да эшләр тулы куәтенә бара.
Исегезгә төшерәбез, «Башкортстан ихаталары» ишек алды территорияләрен комплекслы төзекләндерү программасы алты елга (2019-24 елларга) исәпләнгән һәм Башкортстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гражданнар өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелгән.
Ишек алды территорияләрен төзекләндерү буенча мәҗбүри эш төрләре исемлегенә түбәндәгеләр керә: юл катламын төзекләндерү, юл йөрү өлешен киңәйтү, тротуарларны һәм җәяүлеләр юлларын төзекләндерү; коймалар һәм хәвефсез өслекле балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштыру; яшелләндерү, ял итү зоналарын урнаштыру; территорияләрне яктырту һәм видеокүзәтү системаларын төзекләндерү.
Фото: "Башинформ"