-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 июль 2021, 10:40

Урам тулы - канга баткан каргалар...

Алар якындагы балалар бакчасы ихатасында да җан бирә алмыйча интеккән. Бу хәл Уфада булган.

Урам тулы - канга баткан каргалар...
Урам тулы - канга баткан каргалар...
Уфаның Баязит Бикбай урамында билгесез кешелер пневматик коралдан кошларга ата башлаган. Яраланган каргаларга битараф булмаган кыз аларга ярдәмгә ашыккан.

Аның сүзләренә караганда, кошлар үлми, ә канлы эзләр калдырып, ихатада, урамда шуыша. Ике карга балалар бакчасы территориясенә төшкән. Кыз, биредәге сакчыны бик озак үгетләп, яралы кошларны алып, балаларны коточкыч тамашадан коткарып кала.

"Ярый, кош-корт белән шөгыльләнүче дусларым бар. Бүген ветеринарга бардык. Яралы кошларның тәнендә пуля, сынган сөякләре күренә. Мондый каргалар табигатьтә яши алмый. Әмма аларның шәхси хуҗалыкта яшәү мөмкинлеге бар. Карга - акыллы кош, әйтик, ябалактан зирәгрәк. Хәзер дәвалыйбыз, аякка бастырабыз», — дип уртаклаша кошларны кокаручы.

Битараф булмаган шәһәрдәшебез зыян күргән бер карганы гына өенә алып кайта алган. Аларның хәтта икесен дә бер бинада тотарга ярамый – бер-берсен чукыйлар икән. Кош өчен оя ясаганнар, азык әзерләгәннәр.

Карга каркылдавы туйдыра, әлбәттә. Әмма аларны һавага атып та куркытып була түгелме? Һәрхәлдә, яраланган кошларны ташлап китәргә ярамас иде. Бүген - карга, иртәгә - эт, берсекөнгә чиратта кем корбан?

Фото: gorobzor.ru

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: