+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
22 июль 2021, 18:31

Башкортстанда сәнәгать җитештерүе индексы 106 процент тәшкил итте

"Башкортостанстат" мәгълүматлары буенча, агымдагы елның июнендә Башкортстан Республикасында сәнәгать җитештерүе индексы 106 процент тәшкил иткән.

Башкортстанда сәнәгать җитештерүе индексы 106 процент тәшкил итте
Башкортстанда сәнәгать җитештерүе индексы 106 процент тәшкил итте
- Башкортстан Хөкүмәте сәнәгать предприятиеләренә актив ярдәм күрсәтә, һәрдаим камилләштереп, яңа ярдәм чаралары эшли. Мәсәлән, машина төзелешенә аерым игътибар бирелә. Күмертау авиация җитештерү предприятиесен модернизацияләп, "МАКС-2021" авиасалонында без "Ка-32А11М" вертолетын тәкъдир иттек, ул безнең Евросоюз илләренә сатуларның географиясен киңәйтә, — дип билгеләп үтте сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

Икътисади эшчәнлекнең 29 төренең 21ендә арту күзәтелә, дип өстәде ул. Эшкәртү производстволарында (105,8), икътисадның энергетика секторында (110,8), су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, калдыкларны җыю һәм үтилләштерү өлкәсендә (131,2 процент) уңай динамика саклана.

Аерым алганда, агач эшкәртү производствосында (166,2), мебель ясауда (156,8), дару җитештерүдә (152,2 процент) үсеш дәвам итә.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: