+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
22 июль 2021, 15:45

Дмитрий Чернышенко һәм Игорь Комаров уртак эш турында фикер алыштылар

Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Русия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров уртак эш планнары турында фикер алыштылар.

Дмитрий Чернышенко һәм Игорь Комаров уртак эш турында фикер алыштылар
Дмитрий Чернышенко һәм Игорь Комаров уртак эш турында фикер алыштылар
Телефон сөйләшүендә яклар Идел буе федераль округының социаль-икътисади үсешенең ил Президенты Владимир Путинның йөкләмәләрен үтәүгә, гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруны тизләтүгә һәм дәүләт максатларына ирешүгә бәйле беренче чираттагы бурычларны билгеләделәр.

Искәртәбез, 19 июльдән Дмитрий Чернышенко Идел буе федераль округы кураторы булып тора, анда Башкортстан Республикасы да керә.
Вице-премьер Русия Хөкүмәтенең программаларын һәм инструментларын билгеләде, ул Координацион үзәк җитәкчесе булып тора.

- Хөкүмәтнең Координация үзәге Президент йөкләмәсе буенча төзелде. Без аның базасында тәүлек буе бөтен илдән беренчел мәгълүмат җыябыз, Президент һәм Премьер-министр йөкләмәләрен үтәүнең нәтиҗәлелеген мониторинглыйбыз, дәүләт максатларына ирешү буенча төбәкләрне күзәтәбез һәм инцидентларны эшкәртәбез, - диде Дмитрий Чернышенко. - Бу гражданнар мәнфәгатьләрендә оператив карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә. Ышанам, бу инструментларны без округ буенча да үстерәчәкбез.

Ул шулай ук Идел буе федераль округының зур сәнәгать һәм фәнни-технологик потенциалы, туристлык мөмкинлекләре һәм үзенчәлекле традицияләре булуын билгеләп үтте.

Игорь Комаров Русия Президенты йөкләмәләрен үтәүнең беренчел булуын ассызыклады һәм ил Хөкүмәтендә булган барлык инструментларны, шулай ук гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруны тизләтү һәм үтәкүренмәлелекне тәэмин итү өчен төбәк һәм округ ЦУРларының мөмкинлекләрен файдалануның әзерлеген белдерде.

Шулай ук Русия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Хөкүмәт әгъзаларының төбәк мәсьәләләрен хәл итүдә катнашуының яңа форматы, һичшиксез, кешеләрнең тормышын яхшыртуга һәм Русия Федерациясе округларын комплекслы үстерүгә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде, бу тулаем ил үсешенең мөһим бурычларының берсе булып тора.

Фото: pfo.gov.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: