+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
22 июль 2021, 20:38

Русия һәм Таҗикстан президентлары Әфганстан турында

Русия Президенты Владимир Путин телефон аша Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән Әфганстандагы вәзгыять турында сөйләштеләр, дип хәбәр итте Кремльнең матбугат хезмәте.

Русия һәм Таҗикстан президентлары Әфганстан турында
Русия һәм Таҗикстан президентлары Әфганстан турында
Сөйләшүнең Таҗикстан ягы башлангычы буенча үткәрелүе билгеләп үтелә.

"Ике яклы көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләр, Әфганстандагы вәзгыять, шулай ук Дүшәнбедә киләсе көзгә ШОС саммитына әзерлек барышы турында фикер алышынды", - диелә хәбәрдә.

Элегрәк Русия чит ил эшләре министры урынбасары Андрей Руденко, Америка хәрби контингентын илдән чыгарганнан соң, Әфганстанның төньяк провинцияләре яңа «кайнар ноктага» әверелә, дип сөйләде. Аның сүзләренә караганда, хәзер Талибан сугышчылары (оешма Русиядә тыелган) Таҗикстан белән чикне тулысынча диярлек контрольдә тота. Моннан тыш, Әфганстанда күпсанлы халыкара террорчылык оешмалары, аерым алганда, «Ислам дәүләте» (оешма Русиядә тыелган) һәм «Әл-Каида» (Русиядә тыелган) бүлекчәләре үз позицияләрен ныгыта.

Моңа кадәр ул хәбәр иткәнчә, Русия Таҗикстанга Әфганстан белән чиктәш җирдә застава төзүдә бушлай ярдәм итәчәк, дип вәгъдә биргән иде.

Фото: РИА Новости

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: